Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.11.2025, 09:27

Казанның «Төнге велофест» проекты XII Бөтенроссия «Ел маршруты» премиясендә махсус дипломга лаек булды

Премиягә Россиянең 59 төбәгеннән һәм Белоруссия Республикасыннан 455 гариза юлланган

Денис Гордийко фотосы

Казанның «Төнге велофест» проекты XII Бөтенроссия «Ел маршруты» премиясенең «Иң яхшы велосипед маршруты» номинациясендә «Масштаблы проект өчен» дигән махсус дипломга ия булды. Бүләкләү тантанасы Пермьдә узган.

Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, бу җиңү шәһәрнең актив һәм вакыйгалы туризмны үстерүдәге уңышын күрсәтә.

«Әлеге бүләк – ул оештыручыларның, волонтерларның һәм, әлбәттә, меңләгән катнашучыларның уртак казанышы. Безнең өчен исә бу җиңү – Казанда вакыйгалы һәм актив туризмны үстереп, дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне дәлилләү чарасы», - дип фикерләре белән уртаклашты Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Теләге булган һәр кеше ел дәвамында фестиваль өчен эшләнгән әлеге маршруттан файдалана ала. Шәһәрлеләр һәм туристлар велофест маршруты буенча мавыктыргыч аудиоэкскурсия тыңлап, маршрут белән хозурлана ала, ди оештыручылар. Маршрутка кагылышлы материаллар белән сылтама буенча танышырга була.

Бу елны «Ел маршруты» премиясенә Россиянең 59 төбәгеннән һәм Белоруссия Республикасыннан 455 гариза юлланган. Бәйге финалында иң яхшы 360 проект бәяләнгән.

«Безнең өчен әлеге җиңү киләчәктә тагы да югары үрләр яулавыбыз өчен стимул булып тора: безнең төнге веломаршрут кебек ел әйләнәсе әһәмиятле актив чараларыбыз, хәтта сезоннан тыш та, төбәкнең туристларны җәлеп итү юнәлешендә нәтиҗәле эшлиләр», - дип билгеләде Дарья Санникова.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 27 сентябрьдән 28 сентябрьгә каршы төндә велосипед сезоны «Төнге велофест» белән тәмамланды. 4 мең катнашучы Татарстан Республикасы башкаласы урамнары буйлап 18 чакрым юл үтте.

Алдарак Казанда шәһәр үзәге буйлап мөстәкыйль сәяхәт итү өчен бушлай аудиогид барлыкка килүе хакында хәбәр ителгән иде. Аудиоязмада рәссам Николай Фешинга һәм ул яшәгән чордагы шәһәр тарихына кагылышлы мәгълүматлар яңгырый.

Барлык яңалыклар