Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2025, 14:47

KZN.RU порталында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пункты барлыкка килде

Анда тормышның барлык очракларына кагылышлы белешмәлекләр, күрсәтмәләр, укыту фильмнарын табарга мөмкин

Денис Гордийко фотосы

KZN.RU порталында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пункты эшләнелде. Әлеге бүлектә ашыгыч хәлләрдә гомерне саклап калырга ярдәм итә торган материаллар: белешмәлекләр, күрсәтмәләр, укыту фильмнары һ.б. урнаштырылган.

Укыту-консультация пункты җиде бүлектән тора. «Гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкның гамәле» дип аталган беренче бүлек гадәттән тыш төрле хәлләр вакытында гамәлләр алгоритмын тасвирлый торган методик материалларны үз эченә ала.

«Террорчылыкка каршы тору» бүлегендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре турында аңлата торган фото- һәм видеоматериаллар урнаштырылган.

Беренче ярдәм күрсәтү буенча аерым бүлек булдырылган. Анда темага кагылышлы методик, фото- һәм видеоматериалларны күрергә була. Әлеге бүлектә җәрәхәтләнү, пешү, аңны югалту һәм башка очракларда беренче ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән гамәлләр турында сөйләнә.

Гражданнар оборонасы өлкәсендә норматив-хокукый актлар белән «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча норматив-хокукый база» бүлегендә танышырга була.

Яңа сәхифәдә шулай ук Казанның укыту-консультация пунктларының адреслары турында мәгълүмат урнаштырылган. Аны «Казан шәһәре территориясендә укыту-консультация пунктларының урнашу урыннары» бүлегендә табарга була.

Моннан тыш, шәһәрдә яшәүчеләр пилотсыз очу аппаратларына юлыгу һәм аның һөҗүме вакытында гамәлләр тәртибе турында мәгълүмат таба ала. Биредә гражданнар өчен күрсәтмәләр һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук фотоматериаллар урнаштырылган.

«Балалар куркынычсызлыгы» бүлегендә янгын вакытында балигъ булмаганнарның һәлак булуына юл куймау белешмәлеге һәм суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре күрсәтелгән. Биредә шулай ук төрле очраклар өчен тәкъдимнәр белән фотоматериалларны күрергә мөмкин.

Укыту-консультация пункты Гражданнарны яклау идарәсе тарафыннан булдырылган. Тулы мәгълүматны әлеге сылтама аша табарга була.

Барлык яңалыклар