Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2024, 13:02

Казанның ике муниципаль пляжында коткаручыларның эш көне озынлыгын арттырдылар

Барлык постларга көймәләр, кирәк-яраклар һәм медикаментлар җитештерелгән

Казанда су коену сезонына биш муниципаль пляж әзерләнде – Локомотив, Түбән Заречье, Тирән, Комсомольское һәм Зур Аккош күлләрендә. Шулай ук өч ял урыны – Аккош һәм Изумрудное күлләрендә, Җиңү паркында – булдырылды. Барлык урыннарда коткаручылар эшли. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.

«Коткаручыларга эш җитәрлек. Җәйге сезонга төп бурыч – муниципаль пляжларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү. Без ел саен кешеләрне җиһазланмаган, рөхсәт ителмәгән ял урыннарында маҗаралар эзләмәскә чакырабыз. Үзегез, сәламәтлегегез, бигрәк тә балаларыгызның куркынычсызлыгы турында уйлагыз. Ата-аналар балаларның кайда булуын контрольдә тотарга, алар ял итә торган урыннар турында белергә тиеш», – дип билгеләде Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Су янындагы барлык локацияләрдә көн саен өч коткаручы кизү тора, алар 30 августка кадәр 9:00 дан 20:00 гә кадәр эшләячәк. Шул ук вакытта Сергей Чанкин Зур Аккош һәм Комсомольское күлләре янындагы пляжларда өстәмә коткару постлары урнаштыру турында карар кабул ителде, дип өстәде. Комсомольское һәм Түбән Заречье пляжында коткаручының эш көне озынлыгы бер сәгатькә – 9:00 дан 21:00 гә кадәр арттырылды. Барлык постлар көймәләр, кирәк-яраклар һәм медикаментлар белән барланган.

«Аккош һәм Комсомольское күлләрен финанслауны үстерү исәбенә без коткаручылар һәм шул исәптән постлар санын арттырдык. Коткаручыларның эш көне озынлыгы якында гына булган пляжларда үсте», – дип хәбәр итте идарә башлыгы.

«Комсомольское пляжы башка күлләрдәге кебек үк инде иртәнге 7дән үк тулы булуына игътибар итәм. Кешеләр эш көне алдыннан йөзә, шуңа күрә коткаручылар эшен 9:00 дан түгел, ә иртәрәк оештырырга кирәк», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. Шулай ук ул район администрацияләренә, тышкы төзекләндерү комитетына пляжларны җыюга һәм ял урыннарыннан чүп-чар чыгаруга аерым игътибар бирергә кушты.

Сергей Чанкин сүзләренә караганда, су коену сезоны дәвамында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе, ОСВОД хезмәткәрләре Идел һәм Казансу елгалары акваторияләрен һәм яр буе территорияләрен бергәләп күзәтәчәк. Ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен кичке вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә сакны көчәйтәчәк.

Ял итү өчен яраклы пляжларны ел саен техник яктан тикшерү нәтиҗәләре буенча билгелиләр. Бүгенге көндә Казанда белгечләр сулыклар төбен һәм яр сызыкларын чистарту эшләрен башкарганнар, су һәм комга беренчел лаборатор анализ ясаганнар.

«Су коену өчен җиһазланмаган һәм гражданнар өчен куркыныч тудыручы сулыклар янындагы территорияләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыралар», – дип сөйләде идарә җитәкчесе.

Коену сезонына район хакимияте көчләре белән пляжларда коткару постлары биналарын, пляждагы инфраструктураны төзекләндерделәр, комны тырмаладылар, балалар су коену зонасыныж коймасын торгыздылар, чүп-чар өемнәрен җыештырдылар.

Шәһәр мәктәпләрендә укучылар өчен суда үзеңне тоту кагыйдәләре буенча дәресләр узды.

Сергей Чанкин шәһәр кешеләрен бары тик рөхсәт ителгән ял итү урыннарына гына йөрергә чакырды, анда коткаручылар һәм медицина хезмәтләре эше оештырылган. Узган ел муниципаль пляжларда беренче ярдәм 578 кешегә күрсәтелгән, 22 кешене, шул исәптән биш баланы коткарганнар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.06.2024
Видеорепортаж
03.06.2024 11:07
Казанда 1 июньдә су коену сезоны ачылды
Барлык яңалыклар