В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтенроссия фестиваленең Гала-концерты 3 декабрьдә уздырыла
Марат Мөгыйнов фотосы
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестиваленең гала-концерты узачак. Анда, гадәттәгечә, Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
Фестивальнең финал вакыйгасына кунаклар буларак Владимир Пресняков һәм Наталья Подольская, җырчы Алсу һәм яшь башкаручы Akmal' чакырылган.
Концертны Россия телевидениесе алып баручылары Вадим Такменев һәм Олимпиада Тетерич алып барачак.
Бу елны фестиваль алтынчы тапкыр уздырыла. Фестиваль кысаларында Россиянең ун шәһәрендә төбәк сайлап алу турлары, конкурсның финал этабы узган һәм декабрьдә гала-концерт көтелә. Азат Абзалов искә төшергәнчә, сайлап алу турлары Казанда, Новосибирскта, Екатеринбургта, Краснодарда, Севастопольдә, Хабаровскта, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм беренче тапкыр Грозный белән Луганск шәһәрләрендә оештырылган.
«Конкурста катнашу өчен ике меңнән артык гариза алынган. Бу проект белән кызыксынучыларның артуын һәм аның киң колач алуын күрсәтә», - дип билгеләде чыгыш ясаучы.
«Игелекле дулкын» проекты Казан мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе халык артисты Игорь Крутой ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, инвалидлар ункөнлегендә 100 дән артык мәдәни-күңел ачу чарасын уздыру күздә тотыла. Шәһәрдә зур иҗади фестивальләр һәм концертлар оештырылачак.