В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар дус кызының аккаунтына керү мөмкинлеген табып, аның исеменнән акча биреп торуын үтенгәннәр
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз алдакчылар тозагына эләгә. Зыян күрүче, дустына ярдәм итәм дип уйлап, явыз ниятле затларга 50 мең сум акча күчерә.
Полиция мәгълүматлары буенча, алдакчылар мессенджерларның берсендә зыян күрүченең дус кызы аккаунтына керү мөмкинлеген табып, аның исеменнән ашыгыч рәвештә акча биреп торуын сорап хәбәр юллаганнар.
Текст шул дәрәҗәдә ышандырырлык итеп төзелгән була ки, хатын-кыз моның алдакчылар эше икәненә шикләнми тиз арада 50 мең сум акча күчерә. Акча юллаганнан соң ул дусты белән элемтәгә керә һәм аның бернинди ярдәм сорамавын аңлый. Моның явыз ниятле затлар эше икәне ачыклана.
Әлеге очрак буенча «Хокуксыз рәвештә компьютер мәгълүматларын алу» һәм «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәләре нигезендә җинаять эшләре кузгатылган.
Хокук саклаучылар гражданнардан уяу булуларын һәм финанс ярдәме турындагы мондый үтенечләр бик якын кешеләрдән юлланган булса да, җентекләп тикшерүләрен сорый.
Исегезгә төшерәбез, «Минем Казан» порталында киберҗинаятьчеләрдән саклану өчен махсус бүлек булдырылган.