Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2024, 11:51

Казан мэры: «Безнең алда гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тизрәк бетерү бурычы тора»

Илсур Метшин пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң шәһәр оператив штабы утырышы уздыра

Башкарма комитетта кичә Казанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң шәһәр оператив штабы утырышы уза. Һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортлар һәм автомобильләр зыян күргән. Очрашуда мэр Илсур Метшин гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тизрәк бетерергә кушты.

«Кичә иртән Казан өч дулкында төрле якларга юнәлгән пилотсыз очу аппараты һөҗүменә дучар булды. Дүрт торак йорт, автомобильләр зыян күрде. Корбаннар булмады. Бу ачыктан ачык куркыту акциясе иде – барысы да өйдә булганда һәм ял иткән көн – шимбә иртәсендә торак йортларга төштеләр. Һөҗүмне оештырган кешенең иртәме-соңмы тыныч халыкка юнәлтелгән гамәлләре өчен җавап тотачагына шик юк», – диде шәһәр башлыгы.

Ул кичә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә һөҗүмнән зыян күргән барлык йортларда булуын искәртте. Кирәк булган объектларда халыкны өлешчә эвакуацияләү үткәрелде, оператив хезмәтләр тиз җавап бирде, ә халык үзе, бер-берсенә ярдәм итеп, оешкан рәвештә эвакуацияләнде.

«Шәһәр хезмәтләре урыннарда эшләде. Пыялалар зарарланган урында йортларның җылылык контурын яптылар. Мөмкин булган җирдә коммуникацияләр эшен торгыздылар. Барысын да санар өчен, яшәүчеләргә шалтыратып чыктылар. Кешеләрне оператив урнаштырдылар. Халыкка һәм оператив хезмәтләр башкаручыларга азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кайнар төшке ашлар тәкъдим итте», – дип билгеләде Илсур Метшин. Ул зыян күргән йортларда яшәүчеләр өчен кайнар линияләр оештырылуын өстәде. Белгечләр шулай ук психологик ярдәм күрсәтәләр.

«Безнең алда гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тизрәк бетерү бурычы тора. Һәр объектта кешеләр күргән зыянны, исемлектәге һәр гаиләгә нинди ярдәм кирәклеген аңларга кирәк», – дип йомгаклады сүзен мэр.

Фоторепортаж
Пилотсыз очучы аппарат һөҗүменнән соң шәһәр оперштабы утырышы, 22.12.2024
Видеорепортаж
22.12.2024 13:09
Казан мэры пилотсыз очучы аппарат һөҗүменнән соң шәһәр оперштабы утырышын үткәрә
Барлык яңалыклар