В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне боз сөңгеләре салынган йортлардан ераграк торырга һәм йортлар янында автомобильләр калдырмаска чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казанда якын көннәрдә кар, юеш кар кебек явым-төшемнәр көтелә. Һава температурасы күтәрелү фонында бу шәһәрлеләргә түбәләрдән кар һәм боз катламнары төшү куркынычы яный. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе республика халкына игътибарлы һәм сак булырга, урамнарда хәрәкәт иткәндә боз сөңгеләре һәм кар өемнәре булган йортлардан ераграк торырга һәм алар янында автомобильләр калдырмаска киңәш итә.
Биналарның һәм корылмаларның түбәләренә көчле кар йөкләнеше аларны җимерергә мөмкин, шулай ук елга үзәненең текә ярларыннан, чокыр, карьерлар һәм тимер юл өемнәренән кар төшүе ихтимал, дип кисәтә идарә белгечләре. Шәһәрлеләрне балаларны өлкән кешеләр каравыннан башка калдырмаска, карда хәрәкәт иткәндә игътибарлы булырга һәм маршруттан текә чокыр һәм холмнарны төшереп калдырырга өндиләр. Куркыныч урыннарда киртәләр булган очракта, киртәләр эченә керергә тырышырга кирәкми – куркыныч урыннарны башка юл белән урарга кирәк.
Җәяүлеләр сукмаклары буенча хәрәкәт вакытында шикле тавыш ишетелсә, туктарга, башны күтәрергә һәм карап торырга ярамый - бу кар яки боз төшүе булырга мөмкин. Белгечләр бинадан читкә китәргә дә киңәш итми – мөмкин кадәр тизрәк дивар янына сыенырга кирәк, чөнки түбә козырегы саклап калырга мөмкин.