Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2021, 12:17

М.Трущин: «Соңгы тәүлек эчендә генә дә безгә 50 чакыру килде, һәм яртысыннан артыгы коры үлән һәм чүп-чар яну белән бәйле»

ТР Баш дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы урынбасары янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакыра.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Коткаручылар өчен киеренке чор башлана – яз көне традиция буенча коры үләннән чыккан янгыннар саны арта. Аларның сезонга ничек әзерләнүләре һәм тулаем алганда, Татарстанда, аерым алганда, Казанда янгыннар торышы турында журналистларга Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин сөйләде.

Быел янгын куркынычсызлыгы торышы тынычландыра торган түгел. Хәзерге вакытта Татарстанда 1053 янгын теркәлгән, аларда 66 кеше үлгән. «Янгыннарда һәлак булучыларның һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең төп саны торак фондына туры килә. Я бу күпфатирлы, шәхси торак йортлар, яки һәртөрле каралты-куралар: сарайлардан башлап, мунчалар һәм дачаларга кадәр», - дип сөйләде Максим Трущин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Быел башыннан республикада янгыннарда ике бала һәлак булды. 13 балигъ булмаган бала имгәнде, бу узган ел белән чагыштырганда алты кешегә күбрәк. «Хәтта бер баланың үлеме дә зур бәхетсезлек буларак карала. Без эшебез нәтиҗәләргә ирешсен, бер генә бала да янгыннарда үлмәсен дигән максатта эшлибез», - дип билгеләп үтте ул.

Янгыннарда балалар үлеменең һәм җәрәхәтләнүнең төп сәбәпләре электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, балалар шаяруы, мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, газ җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Янгыннарны булдырмый калу өчен коткаручылар балалар өчен лекцияләр һәм экскурсияләр үткәрәләр, ата-аналар алдында чыгыш ясыйлар, өйләргә йөреп чыгалар, янгын сүндерү хәбәрчеләре урнаштыралар. Әмма күп нәрсә шәһәр кешеләренең үзләренә дә бәйле.

«Хәзер безнең кызу вакыт. Кар эрү белән коры үлән чыга. Соңгы тәүлек эчендә генә дә бездә 50 чакыру булды. Яртысыннан артыгы коры үлән яисә чүп-чар яну белән бәйле»
Максим Трущин
ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары

Моннан тыш, янгын күзәтчелеге буенча ТР баш дәүләт инспекторы урынбасары сүзләренә караганда, хәзер иң куркыныч сезон башлана. Коткаручылар коры үләннән чыккан янгын санының артуын көтә. Соңгы өч көндә Татарстанда гомуми мәйданы 6 мең кв. метрдан артык булган 37 янгын булган. «Хәзер безнең кызу вакыт. Кар эрү белән коры үлән чыга. Соңгы тәүлек эчендә генә дә бездә 50 чакыру булды. Яртысыннан артыгы коры үлән яисә чүп-чар яну белән бәйле», - дип өстәде М.Трущин.

Ул искәрткәнчә, гамәлдәге законнар буенча халык үз җирләрен билгеле бер тәртип буенча коры үләннән һәм чүп-чардан мөстәкыйль рәвештә чистартырга тиеш. Коры үләнне контрольсез яки дөрес яндырмаган өчен административ штрафлар каралган: гражданнар өчен – 2-дән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 6-дан 15 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 20-дән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 150-дән 200 мең сумга кадәр.

Ахырда М.Трущин, Татарстанда апрель азагы – май башында кертү күздә тотыла торган махсус янгынга каршы режим вакытында коры үлән һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю гамәлдә булачак, дип өстәде. Бу чорда штрафлар артачак.

Исегезгә төшерәбез, алдарак Татарстанда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде.

Барлык яңалыклар