В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада суда сапбордлар һәм кабартылган матраслар кулланганда булган вакыйгалар теркәлә
Фото: Денис Гордийко
Казанда җәй дәвамында 13 кеше батып үлгән, аларның берсе – бала. Ел башыннан республикада суда 89 вакыйга теркәлгән, аларда 66 кеше, шул исәптән сигез бала һәлак булган. Татарстанда яшәүче 65 кешене коткара алганнар, шуларның 12 се – балалар, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова.
Республика сулыкларындагы җиһазландырылмаган урыннарда 42 кеше, шул исәптән сигез бала батып үлгән. Тагын алты өлкән кешене һәм ике баланы коткара алганнар.
«Суга егылып төшү аркасында 18 кеше һәлак булган. Аларның икесе сапбордта коткару жилетыннан башка йөзгән», – дип билгеләп үтте спикер. Шулай ук быел кабартылган матраслар кулланганда куркынычсызлык чараларын үтәмәү белән бәйле биш вакыйга теркәлгән. Шул сәбәптән бер бала һәлак була, 11 кеше, дүрт бала коткарыла.
Ата-аналар тарафыннан җитәрлек контроль булмау һәм йөзә белмәү аркасында да вакыйгалар булган, сигез бала һәлак булган, 12 се коткарылган.