В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Яңа ел Казаны» конкурсы кысаларында халык тавыш бирү 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Туризмны үстерү комитетында хәбәр итүләренчә, бәйрәм бизәлешенең ошаган вариантлары өчен Казан халкы да, кунаклары да тавыш бирә ала. Сораштыру сылтама буенча урнаштырылган.
Эшне параллель рәвештә тәҗрибәле жюри бәяли. Конкурс комиссиясе составына шәһәр мохитен формалаштыру буенча төп белгечләр – Казанның баш архитекторы, шәһәрнең баш рәссамы һәм Казан үсеш институты директоры керде.
Дизайнның аерымлыгын, иҗади ысулларны һәм бәйрәм матурлыгын дизайнер студиясенә нигез салучы Оксана Шейх, Креатив агентлыкның генераль директоры Арина Судакова, шулай ук Флористика һәм декор мәктәбенә нигез салучы Алексей Степанов бәяләячәк.
Конкурсның гомуми приз фонды 3 млн сумга якын. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алты җиңүче билгеләнәчәк. Беренче урынны алучыга 1 млн сум биреләчәк. Икенче урынны бүлешкән ике призер 500әр мең сум алачак. Өченче урынны алган бәйгечеләр – 300әр мең сум.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бер ай эчендә «Яңа ел Казаны» эшкуарлык объектларын бәйрәмчә бизәүгә конкурска 25 гариза бирелгән.