В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сулыкларны кисәтү тасмасы белән әйләндереп алганнар
Фото: Денис Гордийко
«Халык арасында яз көне бозга чыгуның куркыныч нәтиҗәләре турында аңлату эшләре алып барыла. Сулыклар кисәтү тасмасы белән әйләндереп алынды, бозга керүне тыючы аншлаглар урнаштырылды. Суларда коткару җәмгыяте әгъзаларын, полиция хезмәткәрләрен һәм беркетмәләр төзүгә вәкаләтле затларны җәлеп итеп, сулыкларга күпләп чыгу урыннарында патрульләр эше активлаштырылды», – дип ассызыклады докладчы. Ул шулай ук язгы каникулларда балаларны контрольдә тотуны көчәйтү темасына ата-аналар җыелышлары үткәрелүен билгеләп үтте.
«Балык тотарга яратучыларның кармакларны ераграк җыеп куярга акыллары җитәр, дип ышанасы килә. Ләкин Кабан күле аша кешеләр әле дә йөри – бу бик куркыныч. Без үз чиратыбызда кисәтү чаралары урнаштырдык, әмма вакытлыча постлар да куярга кирәк булмагае», – диде Рөстәм Гафаров.