В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында берләшмәгә кергән илләрдәге Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгариф комитеты утырышы узды
Бүген Казан федераль университетында БРИКС+ илләренә керүче Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Яшьләр сәясәте һәм мәгариф комитеты утырышы узды. Очрашу барышында БРИКС Яшьләр фестивалендә катнашучы 13 ил вәкилләре яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру концепцияләрен һәм муниципальара хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешләрен тәкъдир иттеләр.
БРИКС+ илләренә керүче шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясе генераль сәркатибе, Казан шәһәре Думасы Аппаратының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе башлыгы Арсений Карякин түгәрәк өстәлнең модераторы буларак чыгыш ясады. БРИКС+ илләренә керүче шәһәрләр ассоциациясенең узган ел Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән оештырылуын искәртте Арсений Карякин. БРИКС илләренә керүче шәһәрләрнең икътисади, социаль, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлеген үстерү һәм шәһәрләр өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру ассоциациянең төп максаты булып тора дип аңлатты ул.
Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, Казанда яшәүче яшьләр саны 340 меңнән артып китә, бу шәһәр халкының 30% ын тәшкил итә. Ә Казанның мәгариф учреждениеләрендә белем алучы чит илләрдән килгән яшьләр саны 20 меңгә җитә икән.
«Казанны яшьләр шәһәре дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Башкалабыздагы яшьләр белән бер дулкында булырга тырышабыз. Бу уңайдан еш кына болай дияргә яратабыз: «Кайда тууың мөһим түгел. Әгәр дә берәр нәрсәгә ирешү өчен сәләт һәм теләгең бар икән, димәк, син Казанда булырга тиеш», - диде Алия Заһидуллина.
Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты балалар һәм яшьләр белән эшләү өчен каралган биш учреждениене: Казан лагерьлары буенча «ЯЛ» сәламәтләндерү үзәген, психология-педагогика юнәлешендә ярдәм күрсәтә торган «Ышаныч» үзәген, «Дуслык» тернәкләндерү үзәге һәм яшүсмерләр өчен «Яшүсмер» клублары челтәрен, Гайдар исемендәге яшьләр үзәген бергә берләштерә», - диде Алия Заһидуллина.
Яшьләр өчен 900 дән артык балалар-яшүсмерләр һәм яшьләр берләшмәләре булдырылган. Боларда яшьләрнең социаль тирәлеккә яраклашуы, шәхес буларак формалашуы өчен барлык шартлар да тудырылган. Юнармия, Балалар оешмалары советы, «Яшь гвардия» берләшмәсе һәм башкалар бу юнәлештә үрнәк берләшмәләр булып торалар.
Шәһәрдә ел саен «Созвездие – Йолдызлык», Беренче курс студентлары көне һәм Студентлар язы кебек масштаблы фестивальләр үткәрелә. Казан шәһәре Мэрының еллык исемле стипендиясе исә яшьләр өчен иң зур премияләрнең берсе санала.
Һиндстан-рус балалар клубының баш координаторы Наир Субхадра озак еллар дәвамында Россия һәм Һиндстан арасында алып барыла торган нәтиҗәле хезмәттәшлек турында сөйләде. Һиндстанның төрле шәһәрләрендә Россия-Һиндстан клублары ачыла икән. «Халыкара Яшьләр фестивале белем туплау, тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек итү максатлары белән янып яшәүче 13 илдән килгән төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Бу гади генә фестиваль түгел – әлеге чара мәдәниятләрне һәм кешеләрне чикләр аша берләштерүгә күпер төзи торган вакыйга», - диде Наир Субхадра.
Ул шулай ук Һиндстан җирлегендә 18 яшьтән алып 40 яшькәчә 550 млн кеше яшәве турында сөйләде. «Тотрыклы киләчәк булдыру өчен яңа заманча алымнар һәм яңа көчләр кирәк икәнен аңлый яшьләребез. Әлеге күрсәткечләр илебезне алга алып барачак. Шуңа күрә без сезнең янда, очрашуларның, тәҗрибә уртаклашуларның һәрберсе безнең өчен бик мөһим», - дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.
Эфиопия Шәһәрләре ассоциациясе генераль директоры Андуалем Хабти Эфиопиядә яшьләр арасындагы эшсезлек мәсьәләләре хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Эфиопиядә яшәүче халыкның 70% ы яшьләр икән. Бүгенге көндә бик актуаль булган эшсезлек мәсьәләсен хәл итү өчен ил тарафыннан тулы бер чаралар комплексы гамәлгә ашыра. Стартаплар актив үсә, бизнес-инкубаторлар төзелә, микрокредит программалары кертелә, цифрлы грамоталылык курслары оештырыла, яшьләр советлары төзелә. «Базар ихтыяҗларын исәпкә алып, яшьләрдә илебез үсеше өчен кирәкле күнекмәләр әзерләүгә аерым көч куела», - диде Андуалем Хабти.
Үз чиратында Төркиянең Иске шәһәр муниципаль берәмлеге архитекторы Адали углы Онур үзләрендә муниципаль берәмлек яшьләре өчен бушлай телләр өйрәнү курслары булган яшьләр үзәкләре, археология һәм эшмәкәрлек юнәлешен яктырта торган махсус лагерьлар, шулай ук социаль китапханәләр оештырылуы хакында сөйләде. Моннан тыш, шәһәрдә волонтерлык хәрәкәтләре актив үсештә икән. «Социаль сәхнә» проектының уңышлы гына гамәлгә ашырылуын җиткерде архитектор. Әлеге проект кысаларында теләсә кайсы иҗат коллективының киң тамашачыга үз иҗатын тәкъдим итә алуын әйтте ул.
Варжен-Гранди муниципаль берәмлегендәге технология үзәге директоры, Бразилиянең португалия теле һәм география укытучысы Дэймс Рикардо Медейрос Силва сүзләренә караганда, Бразилиядә югары белем түләүле санала һәм теләге булган һәр кешенең дә югары белем алу мөмкинлеге юк икән. Әмма 10 еллар чамасы элек Яшьләр эшләре буенча илкүләм секретариат булдырылган һәм аның тарафыннан төрле белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, ди. Төрле сәбәпләр аркасында укуын ташлап эшкә китәргә мәҗбүр булган яшьләргә әлеге программалар янәдән укуны дәвам итеп, югары белем алу өчен бик яхшы мөмкинлек булып санала. Әлеге программаларны тәмамлаучыларның 78% ы соңыннан югары уку йортларына укырга керә икән. «Мин үзем ярлы гаиләдә үскән кеше, әмма университетка кереп, югары белем ала алдым, һәм мин сезнең каршыгызда, димәк, бу юлны башка яшьләрнең дә үтү мөмкинлеге бар», - дип сүзен тәмамлады ул.
Беларусия вәкиле Виктория Орлова үзләрендә әлегә кадәр 7 яшьтән алып 10 яшьлек балалар арасында «октябрь баласы» хәрәкәтенең, 10-14 яшьлек укучылар арасында пионерлар хәрәкәтенең сакланып калуы хакында сөйләде. Алар спорт ярышларында, мәдәни проектларда һәм авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашалар икән. Күптән түгел Владивостокта Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы уңаеннан төрле илләрдән килгән пионер командаларының халыкара очрашуы уздырылган, Казанны якын итүче Минск яшьләре дә әлеге чарада катнашкан.
Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов утырышка йомгак ясап, түбәндәге фикерләрен җиткерде: «Шәһәребез ышаныч һәм хезмәттәшлекнең никадәр мөһим төшенчәләр икәнен яхшы белә. Биредә инде менә ничә гасыр дәвамында төрле милләт вәкилләре иңне-иңгә куеп яши. Мәдәниятләр, халыклар күптөрлелеге безне уртак чишелешләр табарга һәм әлеге төрлелекнең кадерен белергә өйрәтә, диде ул. – Ныклы халыкара хезмәттәшлек балачактан – мәктәп эскәмиясеннән башлана, без моны бик яхшы аңлыйбыз. Иртәгә дөньяның нинди булачагы нәкъ менә бүгенге укучыларыбызга бәйле. Үзара хөрмәт һәм дуслыкка корылган мохит булдыру бик мөһим. Без аларга, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез».
Ирек Ризванов халыкара хезмәттәшлекне ныгыту буенча берничә фикер тәкъдим итте: утырышта шәһәрләр арасында мәктәпләр бергәлеген булдыру, укытучылар белән алмашу һәм стажировкалар оештыру, балаларның балачактан ук үзләрен зур халыкара команданың бер өлеше итеп хис итү бурычын күздә тотып, укучыларның уртак проектларына ярдәм итү мөмкинлекләре каралды.
Халыкара утырышта Казахстаннан «Алматы дарыны» сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү үзәге методисты Нурбәкәт Бекзат, Ташкент шәһәренең (Үзбәкстан) Мәктәпкәчә белем бирү һәм мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Әбделҗәмин Кәримов, Индонезиядән Джакарта шәһәренең Яспорби фонды өлкән мәктәбе директоры Илһам Мөхәммәд Тахрил, Иран вәкиле, Мэрларның Азия форумы эксперты Мохаммадиваранкеши Хадидже, Көньяк Африка Республикасыннан яшь белгечләр өчен курслар оештыручы һәм педагог Нандифа Мзилени-Мбулава һәм Чэнду (Кытай) шәһәренең Сибэй мәктәбе вәкиле Чжоу Чжугуан катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Казанда беренче БРИКС Яшьләр фестивале уза. Халыкара чарага дөньяның 13 илендәге 35 муниципаль берәмлектән 14 яшьтән 17 яшькәчә сәләтле 150 егет һәм кыз килде. Кичә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында ачылыш тантанасы үтте. Шулай ук бүген Казан университетында математика һәм информатика буенча БРИКС Яшьләр олимпиадасы башланып китте. Атна дәвамында чара кунаклары өчен мәдәни программа кысаларында «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагеренда робототехника буенча мастер-класслар, халыкара «БРИКСовидение» җыр бәйгесе, милли киемнәр тамашасы, мастер-класслар, өстәл уеннары фестивале һәм иҗади очрашулар оештырылачак. Фестиваль кунаклары шәһәрнең истәлекле урыннары: Казан Кирмәне, Г.Камал театры, «Урам» экстрим-паркы, зооботаника бакчасы белән танышачак. Шулай ук яшьләр «Ак Барс» – «Авангард» хоккей матчын да караячак.