В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел саен Республика балалар клиник хастаханәсенә «Кылый күзлелек» диагнозы белән 200 гә якын бала мөрәҗәгать итә
КФУ каршындагы ИТ-лицей укучысы Глеб Смородинов кылый күзлелек вакытында бинокуляр күрү күнегүләренең катлаулы һәм күп көч таләп итә торган процессын автоматлаштыра торган үзенчәлекле җайланма булдырган. Җайланма табиблар тарафыннан хупланган, хәзер аны сертификациягә һәм серияле җитештерүгә җибәрүгә әзерлиләр. Ел саен Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә «кылый күзлелек» диагнозы белән 200 гә якын бала мөрәҗәгать итә. Яңа аппарат аларны дәвалауны шактый җиңеләйтергә мөмкин.
Фото Глеб Смородиновның шәхси архивыннан алынды

«Дәвалану вакытында без тормышны катлауландырган күптөрле уңайсызлыклар белән очраштык. Методика кул белән башкарыла торган гамәлләрне үз эченә ала һәм дөм караңгыда ярдәмченең даими булуын таләп итә иде, - дип сөйли Глеб. – Сеңлемнең тормышын җиңеләйтү өчен, мин әлеге методиканы автоматлаштыра торган аппарат уйлап таптым».
Глеб эшләгән җайланма бинокуляр күрү күнегүләрен мөстәкыйль рәвештә һәм теләсә нинди шартларда үткәрергә мөмкинлек бирә.
Җайланма терәк плитәле, вертикаль юнәлеш бирүче, VR-күзлекне хәтерләтүче корпус һәм ияк өчен аскуймалы корылмадан гыйбарәт.
Дәвалау процессы барышында башта пациент аппаратның биеклеген көйли. Аннары ике кыска «югары яктылык» куела – һәр күзгә чиратлап махсус насадка аша яктылык бирелә. Күздә фотога төшкәндәге эффектка охшаш яктылык эзе кала. Аннары автомат режимда урнаштырылган яктылык диодлы тасмалар ярдәмендә барлыкка китерелгән образларны ике-өч минут дәвамында стимуляцияләү бара. Цикл көн саен бер сәгать дәвамында кабатлана.
Эчке камера контрольнең мөһим элементы булып тора: ул ата-аналарга яки табибка процессны күзәтергә һәм кирәк булганда пациентның гамәлләрен читтән торып төзәтергә мөмкинлек бирә.
Аппарат идеясе 2023 елның апрелендә туа, ул вакытта Глеб сигезенче сыйныфта укыган.
«Башта мин өй шартларында катыргыдан беренче версияне кисеп ябыштырдым. Иң элек апама гына ярдәм итәргә теләдем. Тик мин прототипны белгечләргә күрсәткәч, алар мондый карарның әле булмавын билгеләделәр. Шул вакытта мин күбрәк кешегә ярдәм итә алуымны аңладым», - дип фикерләре белән уртаклаша укучы.
Яшь уйлап табучы агач прототип булдырган. Лицейда лазер станокта Глеб аппаратның яңа версиясен кискән. Әлеге прототип һәр пациентка туры килерлек көйләүләргә ия икән.
Җайланманың киләсе версиясен – пластик прототипны – Глеб 3D принтерда бастырган, анда көйләүләрдән тыш камера да барлыкка килгән.
Хәзер Глеб университет стартап-студиясе белән берлектә проектын эшләп бетереп утыра. Эшенең үрнәге Казан, Түбән Новгород һәм Мәскәү табиб-офтальмологларыннан уңай бәя алган. Якын киләчәктә ул медицина сертификациясен узарга һәм массакүләм җитештерүне башлап җибәрергә тели.
Үзенең уйлап тапкан җайланмасы белән Глеб Смородинов робот техникасы буенча Бөтенроссия Укучылар Олимпиадасы, яшь уйлап табучыларның халыкара күргәзмәсе (IEYI2024), Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте премиясе призеры һәм җиңүчесе була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Глеб Смородинов эшләгән җайланманы Казанда җитештерәчәкләр. Аны шәхси сайтында яки маркетплейсларда сатып алырга мөмкин булачак.
«Мөһим эш белән шөгыльләнүемә, мин озак эшләгән проектымның нәтиҗәсе булуына сөенәм», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты яшь уйлап табучы.
Глеб аппараты кылый күзлелектән интегүче балаларга ярдәм итәчәк. Ел саен Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә «кылый күзлелек» диагнозы белән 200 гә якын бала мөрәҗәгать итә. Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-офтальмологы Лилия Ханипова сүзләренчә, кылый күзлелек – күз хәрәкәте мускуллары патологиясе аркасында тумыштан барлыкка килгән авыру.
Кылый күзлелек симптомнары балачакта ук сизелә башлый, һәм нәкъ менә шул вакытта ул төзәтелә ала. «Дәвалау 12-14 яшькә кадәр башкарылырга тиеш – бу яшькә кадәр организм бинокуляр күрүне формалаштыра гына», - дип билгеләп үтте Лилия Хәнипова.
Ерактан яхшы күрүчәнлек, астигматизм, югары дәрәҗәдәге миопия, баш җәрәхәтләре яки баш миенең йогышлы авырулары, көчле курку, күз мускулларындагы ялкынсыну һәм башка патологик үзгәрешләр, шулай ук балачакта күрү йөкләнеше югары булуы кылый күзлелек барлыкка килүнең еш очрый торган факторлары булып тора.
«Кылый күзлелек эстетик якка гына түгел, ә тулаем күрү аппаратының сәламәтлегенә дә зыян китерә. Вакыт узу белән, сәламәт күз тулысынча үз өстенә күрү функциясен ала, ә кылый күз акрынлап мәгълүматны кабул итүдән туктый», - дип билгеләде табиб.