В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Идарәче компанияләр әлеге максатлар өчен 50 электр көрәге сатып алган
Денис Гордийко фотосы
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында идарәче компанияләр 50 электр көрәге сатып алган, аларны шәһәрнең актив кешеләре кыш көне ишегалларындагы карны җыештыру өчен кулланган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Районнар башлыгы шәһәрне төзекләндерүдә актив катнаша торган шәһәр халкы тарафыннан башкарылган мөһим эшләрне дә билгеләп үтте. «Шәһәр һәм республика тарафыннан зур ярдәм тойган башкала халкы, ихлас теләктәшлек белдереп, үзе дә төзекләндерү эшләренә актив кушыла. Әйтик, халык тәкъдиме белән Алтанда яңа тротуар барлыкка килде. Хәйриячеләр ярдәме белән Иске Победилово һәм Иске Горки бистәләрендә ике заманча балалар мәйданчыгы төзелде», - дип хәбәр итте чыгыш ясаучы.
Исегезгә төшерәбез, февраль аенда сынау режимында йорт яны территорияләрен җыештыру эшендә пилотсыз җир өсте җайланмалары кулланыла башлады. Идарәче компанияләр ике дронның эшен тикшергән – берсе карны өеп барган, икенчесе, аның артыннан хәрәкәт итеп, карны читкә аттырган һәм юлны тигезләгән.
Пилотсыз җайланмаларны кар чистарту эшенә җайлаштыру һәм куллану тәкъдимен Казан мэры Илсур Метшин җиткергән иде. 100 гә 50 метр мәйданлы участокны дроннар ярдәмендә чистарту нибары биш минут вакытны ала. Якынча исәпләүләр буенча, мондый пар роботлар 20–30 ишегалды җыештыручы хезмәтен алыштырырга сәләтле.