В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан – судагы шәһәр» концепциясе кысаларында балаларның җилкәннәр мәктәбен яңартырга һәм судно моделе спорты буенча шөгыльләнүче яхта клубы өчен инфраструктура булдырырга тәкъдим ителә
Казан мэры Илсур Метшин «Казан – судагы шәһәр» концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында Локомотив ярымутравындагы киңлекне яңарту буенча киңәшмә уздырды. Чарада инвесторның – «Казан аз тонналы химия заводы» тәкъдимнәре каралды. Аның хуҗасы Ринат Арсланов ярымутраудагы ике кишәрлекне – «Авиатор» җилкәннәр мәктәбен, Альфред Халиков һәм протопоп Аввакум урамнары чатындагы территорияне үзгәртергә тәкъдим итте.
Марат Мөгыйнов фотосы
Беренче кишәрлектә – балаларның «Авиатор» җилкәннәр мәктәбе территориясендә күнекмәләр өчен заманча бина төзү тәкъдим ителә. Проектка күз салсак, яңа бинада мәктәп өчен уку сыйныфлары, тренер бүлмәләре, чишенү урыннары, киптергечләр, спорт җайланмаларын төзекләндерү остаханәсе, спорт яхталарын саклау урыны барлыкка киләчәк.
Инвестор спорт мәктәбе территориясен шартлы рәвештә өчкә: яхталарны саклау зонасына, төбәк әһәмиятендәге ярышлар үткәрелгәндә кемпинг оештыру мөмкинлеге булган ял киңлегенә һәм универсаль спорт мәйданчыгына ия спорт тренажерлары зонасына бүләргә киңәш итә. Укучылар мәктәпкә кишәрлекнең көнчыгыш ягыннан, «Прилуцкий дога кылу йорты» тарихи бинасы яныннан керә алачак. Бирегә куркынычсызлык һәм керү контроле хезмәте павильонын урнаштырырга ниятлиләр.
Иминлекне һәм уңайлылыкны тәэмин итү максатыннан суда уза торган күнекмәләр урынына төшү өчен яр буеның төньягында бер өлешне коймалап алырга һәм анда гидротехник корылма урнаштырырга тәкъдим ителә.
Спорт мәктәбе инфраструктурасын яңарту яшь спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен арттырачак.
Яңартырга тәкъдим ителә торган икенче территория – Иделдән алып әлеге ике урам киселешенә кадәр булган киңлек. Бүгенге көндә анда беркем тарафыннан да кулланылмый торган баскычны күрергә була. Чөнки хәзер ярымутрауга протопоп Аввакум урамыннан керәләр. Бу мәйданда яхта клубына керү урынын булдыру тәкъдим ителә. Яхта клубы тирәсендә «Капитания» павильоны төзеләчәк. Анда остаханәләре булган судно моделе спорты федерациясе һәм яхта клубы администрациясе урнашачак. Судномодельчеләргә тамашачылар өчен урыннар җиһазландырылган акватория бүлеп бирү күздә тотыла.
Территорияне төзекләндерү планы нигезендә пляж волейболы өчен өч мәйданчыклы спорт зонасын һәм «воркаут» мәйданчыгын төзекләндерү күздә тотыла.
Проект чиратларга бүленеп, берничә ел гамәлгә ашырылачак. Әлеге проект өчен шәхси акчалар таләп ителә.
Илсур Метшин тәкъдим ителгән проектларны хуплады.
Киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Казан – судагы шәһәр» концепциясе Илсур Метшин йөкләмәсе буенча 2023 елда Шәһәрне үстерү институты тарафыннан эшләнгән иде. Ул яр буендагы яңа иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүне, Идел һәм Казансу елгасында кече үлчәмле шәхси флот өчен яңа шәһәр инфраструктурасын булдыруны, шулай ук җилкәнле, су-мотор спортын һәм судноларны модельләштерү тармагын үстерүне күздә тота. Институт су инфраструктурасы объектлары өчен бердәм чишелешләр эшләде. Алар әлеге өлкәдә үсәргә җыенган эшмәкәрлекнең тормышын җиңеләйтергә тиеш, дип саный белгечләр. Булачак инвесторлар бердәм стратегия кысаларында территорияне үстерә алачак.