В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу айда барлыгы 108 янгын очрагы теркәлгән – җиде кеше һәлак булган
Фото: Денис Гордийко
«Агымдагы елның декабрендә 108 янгын булган. Шул ук вакытта 1 нче декабрьдән 5 нче декабрьгә кадәр уртача тәүлеклек температурасы -8 градус булганда 42 янгын чыккан, ә 6 нчы декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр уртача тәүлеклек температурасы -23 градус булганда 66 очрак теркәлгән», – дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин.
Хәзер ведомствода янгыннар санының 57% ка артуы теркәлә, чөнки халык һава температурасы төшү белән җылыту приборларын күбрәк куллана. Шулай ук травмаланган кешеләр саны артуы да күзәтелә. «Күбесенчә янгыннар декабрьдә торак фондында күзәтелгән – 68%. Җиде кеше һәлак булган, һәм аларның барысы да үз йортларында үлгән. 10 кеше җәрәхәтләнгән», – дип өстәде спикер.
Мәсәлән, янгыннарның 48% ы электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуга бәйле булган, ут белән саксыз эш итү аркасында – 20%, мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле – 19%, башка сәбәпләр аркасында – 13%.
Быел республика территориясендә барлыгы 4568 янгын булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 3,6% ка кимегән. Әмма үлүчеләр саны да, җәрәхәтләнүчеләр дә арткан.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җылыткычлар сатып алганда завод җитештергән приборларга өстенлек бирергә киңәш итә. Өйдә ясалган электр приборларын куллану катгый тыела. Җылыткычларны куркынычсыз аралыкта урнаштырырга кирәк – яна торган җайланмаларга кадәр ара бер метрдан да ким булмаска тиеш.
«Пәрдәләр, чаршаулар һәм башка янып китә ала торган объектлар янында электр приборларын урнаштырырга, җиһазларда киемнәрне киптерергә ярамый. Иң куркынычсыз электр приборлары – җылыту элементы ябык хәлдә булганнары. Кагыйдә буларак, конвекторлар, май радиаторлары шундыйларга керә. Спирале ачык булганнарда янгын чыгу ихтималы зуррак», – дип сөйләде Максим Трущин.
Электр приборы аркасында янгын чыкканда, мөмкин булса, башта челтәрне уттан өзәргә кирәк, аннары гына янгынны су белән сүндерергә ярый. Шул ук вакытта ведомствода гражданнарга янгын сүндерү җайланмаларын сатып алырга киңәш итәләр. Гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен, шулай ук инструкцияләрдә күрсәтелгән мич һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Моннан тыш, ата-аналарга кечкенә балаларны караучысыз калдырырга ярамый, дип искәртте спикер.
Фото: Марат Мөгыйнов, KZN.RU