«Zа мирное небо» хәйрия фонды Росгвардия белән бергә 4 һәм 6 мартны МХО сугышчыларына ау мылтыгын тапшырырга мөмкин булган яңа көннәр дип игълан иттеләр. Нәкъ менә шушы ату коралы бүген автоматлардан аермалы буларак МХОдагы дроннардан аеруча нәтиҗәле булып тора. Росгвардия идарәсендә Лазарев урамындагы 16 нчы йортта мылтыкны тапшыру һәм учеттан төшерү процессы 15 минут чамасы вакытны ала.
МХОда заманча хәрби хәрәкәтләрнең үзенчәлеге сугыш алып баруга үз төзәтмәләрен дә кертте. Тәҗрибә күрсәткәнчә, автоматтан пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерергә кыен, чөнки бу төр корал берәм-берәм ата. Ау мылтыгы исә андый ераклыкка ия булмаса да, дронны аннан бәреп төшерү кулайрак, чөнки ядрә яки картечь белән ату зур мәйданны колачлый.
Шуңа бәйле рәвештә РФ Оборона министрлыгы сугышчыларны мылтыклар белән тәэмин итә башлады. Әмма кыска вакыт эчендә пилотсыз очкычлар үтеп керү тирәнлеге 40 километрга кадәр булган фронтны алар белән тутыру кыен, дип сөйләгән элегрәк фонд җитәкчесе Тимур Эткеев. Узган елның августында ул Росгвардия белән бергә республикада яшәүчеләрдән сугышчыларга ау мылтыкларын җыю һәм тапшыру буенча акцияне башлады. Бу вакыт эчендә гражданнар 670тән артык көпшә тапшырган.
Кабул итү Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең Казандагы Лицензия-рөхсәт эше бүлегендә алып барыла (Лазарев ур., 16). Бу адрес буенча алдан язылмыйча, үз корал, паспорт һәм коралга рөхсәт белән килергә мөмкин. Килешүне һәм кабул итү-тапшыру актын тутырырга кирәк — бу документлар нигезендә мылтык учеттан алыначак. Шулай ук патроннарны тапшырырга мөмкин. Коралны МХОда катнашучы билгеле бер кешегә яки билгеле бер частька тапшырырга мөмкин. Шуннан соң хәрби частьларның ышанычлы затлары килеп, коралларын алалар.
Барлык сорауларны халык +7(800)10-16-160 телефоны буенча ачыклый ала.