Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2025, 11:43

«Нәфис» фонды МХОда катнашучыларның гаиләләренә 465 тонна гуманитар ярдәм җибәрәчәк

Гаиләнең һәр әгъзасы азык-төлек җыелмасы һәм көнкүреш химиясе алачак

«Нәфис» фонды МХОда һәлак булганнарның гаиләләренә һәм I һәм II төркем инвалидлар өчен 465 тонна гуманитар ярдәм җибәрәчәк. Татарстанда яшәүче гаиләләр алты айга исәпләнгән азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасын алачак. Хәйрия акциясе Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә һәм районнарында дүртенче мәртәбә уза.

Азык-төлек җыелмаларына тушенка, балык консервалары, куертылган сөт, ярмалар, он, шикәр, үсемлек мае һәм башка озак саклана торган товарлар керә. Көнкүреш химиясе кер юу порошокларыннан, савыт-саба һәм сабын юу чараларыннан тора.

Фонд һәр ярты ел саен МХОда катнашучыларның гаиләләрен база продуктлары белән тәэмин итә. Ике ел эчендә тапшырылган ярдәмнең гомуми күләме 1,5 мең тоннага җитәчәк. Муниципалитетлар алучылар исемлеген яңартырга ярдәм итә һәм җыелмаларны китерүне оештыра, дип хәбәр итә «Нәфис» ХФ матбугат хезмәте.

«МХОда тормыш терәген югалткан яки үз сәламәтлеге бәрабәренә Ватанын саклаган кешеләргә чын эшләр белән ярдәм кирәк. Кешеләргә иртәгәге көнгә таяныч һәм ышаныч тою мөһим, шуңа күрә безнең фонд бу гаиләләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясен җибәрүне дәвам итә. Халыктан һәм муниципалитетлардан кире элемтә алып, без дөрес юнәлештә баруыбызны аңлыйбыз», — диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» ХФ оештыручысы Ирек Богуславский.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Нәфис» хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский теләге белән булдырылган. 2014 елдан аның фикере буенча тулы программа эшли, аның кысаларында РФнең яңа кушылган төбәкләренә, зыян күргән чик буе өлкәләренә, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм китертелә.
Барлык яңалыклар