Фото: Марат Мөгыйнов
Казан Башкарма комитеты аппаратының Оештыру идарәсе җитәкчесе итеп Эмиль Мостафин билгеләнде. Моңа кадәр ул Башкарма комитетның Шәһәр мәдәнияты идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкарган. Яңа җитәкчене бүген мэриядә узган Аппарат киңәшмәсендә тәкъдим иттеләр.
«Эмиль Илһам улы безнең командада 15 елдан артык эшли инде. Ул зур һөнәри юл үтте һәм шушы дәвердә масштаблы чараларны оештыру һәм үткәрү буенча олы тәҗрибә туплады. Алар арасында – халыкара фестивальләрдән алып зур шәһәр проектларына кадәр чаралар. Әлеге тәҗрибә аңа яңа вазифаны башкарганда куелачак мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ярдәм итәчәк», – дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
2017 елдан алып 2026 елның мартына кадәр Эмиль Мостафин Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын үтәгән. Ә Оештыру идарәсе җитәкчесе вазифасын Эдуард Бакулин башкарган.
Оештыру идарәсе – Казан Башкарма комитеты аппаратының структур бүлекчәсе, анда шәһәр территориясендә уздырыла торган төрле дәрәҗәдәге чараларны оештыруны һәм беркетмәсен алып баруны тәэмин итәләр.
Белешмә
Эмиль Илһам улы Мостафин 1986 елның 30 нчы сентябрендә Казан шәһәрендә туган.
2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын «Халык сәнгать иҗаты» белгечлеге буенча тәмамлаган.
2010 елдан 2017 елга кадәр Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мәдәният, сәнгать һәм сәнгать белемен үстерү бүлегендә баш белгеч булып эшләгән.
2017 елның августыннан 2026 елның мартына кадәр шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.
2026 елның мартыннан – Казан Башкарма комитеты аппаратының Оештыру идарәсе башлыгы.
«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия (2024), берничә идарә тармагы һәм шәһәр бүләкләре белән бүләкләнгән, алар арасында Казанның Мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе рәхмәте бар.