Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2025, 12:14

Казанда Николай Фешинга багышланган бушлай аудиогид булдырылган

Маршрут Сарай мәйданыннан башлана һәм Казанның тарихи үзәге аша уза

Денис Гордийко фотосы

Казанда шәһәр үзәге буйлап мөстәкыйль сәяхәт итү өчен бушлай аудиогид барлыкка килде. Аудиоязмада рәссам Николай Фешинга һәм ул яшәгән чордагы шәһәр тарихына кагылышлы мәгълүматлар яңгырый.

Экскурсия барышында диктор Николай Фешинның тормышы, иҗаты турындагы мәгълүматларны XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы Казан тарихы белән бәйләп, мавыктыргыч итеп сөйли. Аудиогид Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан эшләнгән.

Өч сәгатьлек маршрут Сарай мәйданыннан башлана һәм Казанның тарихи үзәге аша уза. Туристлар әлеге сәяхәт барышында Игенчеләр сараен, Казан Кирмәнен, Кремль яр буен, Изге Евдокия чиркәвен һәм Засыпкин бистәсе урамнарын күрәчәк, дип хәбәр итә Казанның туризмны үстерү комитеты.

Аудиогидтан ике ысул белән файдаланырга мөмкин: әлеге сылтама буенча izi.TRAVEL кушымтасын йөкләтергә һәм «Казан» бүлегендә «Фешин. Сәяхәт» маршрутын сайларга була, шулай ук аны теләсә кайсы браузерда сылтама буенча куллану мөмкинлеге булдырылган.

Казан туристлары өчен шәһәрнең әһәмиятле урыннары буенча барлыгы бер меңнән артык аудиогид әзерләнгән.

Николай Фешин – рус һәм Америка рәссамы, импрессионизм һәм модерн вәкиле. Оста 1881 елның 9 декабрендә Татарстан башкаласында туа. 1923 елда гаиләсе белән Америка Кушма Штатларына күчеп китә, вафат булганчы, 1955 елга кадәр шунда яши.

Америка Кушма Штатларында Николай Фешин Американың милли нәкышчесе булып санала. Рәссам, шәхси коллекцияләрен санамаганда, Америка музейларында саклана торган ике меңнән артык әсәр иҗат иткән. Рәссамның Россиядәге эшләренең иң зур җыелмасы (189) Казан Кремлендә саклана.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан Россия буенча ял итү өчен уңайлы юнәлешләр өчлегенә кертелгән иде. Татарстан башкаласы Санкт-Петербург һәм Краснодар өлкәсеннән генә калыша.

Барлык яңалыклар