В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суда үз-үзеңне куркынычсыз тотуны пропагандалау һәм су объектларында балалар белән булган хәлләрне киметү максатларында
Суда үз-үзеңне куркынычсыз тотуны пропагандалау һәм су объектларында балалар белән булган хәлләрне киметү максатларында 2023 елның 8 июнендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ЮХИДИ су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге, Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнар оборонасы идарәсе хезмәткәрләре, Казан шәһәренең ОСВОД коткаручылары “Түбән Елга аръягы” пляжында балалар катнашында “Йөзәргә өйрән” акциясе үткәрелде.
Йөзү инструкторы акциясе вакытында балаларны йөзү стильләре белән таныштырдылар, физик күнегүләр буенча мастер-класс үткәрделәр.
Коткаручылар суда батучыны һәм беренче ярдәмне күрсәттеләр. Балалар эстафетасы суда коткару чараларын кулланып үткәрелде.