Иң еш очрый торган хокук бозулар арасында – төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтәмәү һәм муниципаль парковка өчен түләмәү
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Казанның административ комиссияләре тарафыннан 125 мең эш каралган, алар буенча 279 млн сум штраф түләтелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткечләр 21,3% ка һәм 33% ка арткан. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозулар саны 180% ка арткан
Иң еш очрый торган хокук бозуларына чыгарылган карарлар арасында төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтәмәү, муниципаль парковка өчен түләмәү, автомобильләрне яшелләндерелгән территорияләрдә урнаштыру, шулай ук санкцияләнмәгән урам сәүдәсе. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозулар саны 180% ка арткан. Иң еш бозучылар арасында эре сату ширкәтләре – «Тандер» АҖ һәм «Агроторг» ҖЧҖ бар. Аларга карата штраф миллионнарча сум тәшкил иткән, 100дән артык карар чыгарылган.

«Төзекләндерү кагыйдәләрен, кызганычка каршы, барысы да үтәми, мәсәлән, «Тандер», «Агроторг»… Шул кагыйдәләр барысы өчен дә мәҗбүри һәм барлык субъектлар тарафыннан үтәлергә тиеш. Шуның өчен без аларны Шәһәр Думасы кабул итәбез. Бу шәһәр халкының үз мәнфәгатьләре өчен эшләнелә», — дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы кагыйдәләрне санга сукмау очракларында хокук бозучыларны аңлату әңгәмәләренә чакырырга яки ширкәтләрнең төбәк җитәкчеләренә чыгарга тәкъдим итте.

«Рөстәм Гыйльфанович, әйдәгез аларга ун көн вакыт билгелик: чакырыгыз, утыртыгыз һәм күрсәтегез. Бу үтәлмәслек дәрәҗәдән түгел. Узган тапкырлардагы кебек, ул вакытта билгеле бер дәрәҗәгә җиттек һәм нәтиҗәләр булды», — дип өстәде Илсур Метшин.

Административ-техник инспекция идарәсе белгечләре тарафыннан узган елның шушы чорына караганда 93% ка күбрәк административ эшләр кузгатылган.

Ярты ел эчендә Казанда түләнмәгән парковканың 116 235 очрагы теркәлгән

Наил Биктаһиров шулай ук билгеләп үткәнчә, муниципаль парковкаларга түләмәү буенча каралган эшләр саны 21% ка арткан – 116 235 кә җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда машина кую урыннары санының 34,5% ка – 11 727гә кадәр артуы белән бәйле. 7 июльдән административ комиссияләр инициативасы буенча гамәлдәге ТР административ законнарындагы юридик затларга карата штраф санкцияләре өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. Әгәр элек административ штраф күләме физик һәм юридик затлар өчен 2,5 мең сум тәшкил иткән булса, хәзер юридик затлар өчен җәзаны 5 мең сумга кадәр арттырдылар.

Муниципаль парковка өчен түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган юридик затларның 80% ы кече һәм урта эшмәкәрлек категориясенә керә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезләмәләрен исәпкә алып, алар штрафны 50% күләмендә түлиләр, шул ук вакытта шәһәр үзәгендәге иң кирәкле урыннарда парковка киңлекләрен көн дәвамында алып торалар һәм бу чыннан да кирәк булган кешеләрне машина кую мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр.

«Юридик затлар, кагыйдә буларак, хуҗалык эшчәнлеге алып баралар, табыш алу өчен транспорт чараларыннан файдаланалар, машина йөртүчеләр эшен тиешенчә оештыру мөмкинлегенә ия. Шуңа бәйле җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән машина кую кагыйдәләрен бозу җаваплылыкның югарырак дәрәҗәсен билгеләүне таләп итте. Әлеге закон проекты мондый хокук бозуларны профилактикалауга һәм җәзаның котылгысыз булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде», – дип аңлатты Наил Биктаһиров.

2025 елда тикшерүчеләр җәмәгать транспортында 59 билетсыз кешене тоткан

Моннан тыш, апрельдән түләүнең кондукторсыз системасы булган җәмәгать транспортында контролерлар эшли. Бу чорда гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр электр транспортында тикшерүчеләр Транспорт комитеты вәкилләре белән берлектә юл йөрү өчен түләмәүнең 59 очрагы ачыклаган.

Административ комиссия тарафыннан 120 мең сумлык штраф билгеләнгән, шуның 65 меңе түләтелгән. Бүгенге көндә билетсыз йөргән өчен штраф суммасы 2,5 мең сум тәшкил итә, элек ул 300 сум булган, дип өстәде идарә җитәкчесе.

Каралган эшләрнең 39% ы бердәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән, бу гражданнар белән үзара хезмәттәшлекне сизелерлек гадиләштерде. Цифрлы каналларга актив күчү һәм «Россия Почтасы» АҖ белән эшләү нәтиҗәсендә 140 меңгә кадәр кәгазь битен саклап калганнар.

2025-07-28T13:03:38+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.