Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2026, 12:33

Казан шәһәренең «Ел укытучысы» укучыларына дәрес бирүнең заманча ысуллары турында: «Мин дәресне шоуга әйләндерәм»

Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы җиңүчесе Илья Тарасов KZN.RU порталы өчен интервьюда нейрочелтәрләрне дәресләрдә һәм хыялларның иҗади мәктәбендә куллану турында сөйләде

Казан шәһәрендә узган «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Советлар Союзы Герое С.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов җиңүче булды. Дүрт йөзгә якын көндәш арасында лидерлыкка чыгып, 26 яшьлек педагог бүгенге укыту барышында дәреслек һәм методика гына җитмәвен исбатлады. Илья Тарасов җилкәләре артында өч әдәби җыентык, музыкаль альбомнар һәм дистәләгән хәйрия проектлары. Аның укучылар күзендә ничек «очкыннар кабызуы», «Альфа» буыны белән аралашуда заманча технологияләр турында, һәм ни өчен укытучы хәзерге заманда үзе яңа материаллар өйрәнергә тиеш – моның барысы турында KZN.RU материалында.

Фотоны «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУсе тапшырды

Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң икенче көнне лицейда шау-шу купты. Илья Тарасов чын йолдызга әверелде: кабинетка укучыларның һәм хезмәттәшләренең бертуктаусыз котлауларыннан, кул кысуларыннан башка барып җитү мөмкин түгел диярлек иде.

– Арыган кыяфәтем өчен гафу итегез. Мин бүген бөтенләй йокламадым.

Җиңүченең графигы чыннан да тыгыз: кичә генә җиңүче булды, ә инде дүшәмбе көнне республика этабы сынаулары булачак.

– Төн буе йокламадым: котлаулар алдым, ә тагын дәрескә әзерләнергә кирәк иде. Фикерләрем буталса, гафу итегез.

Илья Тарасов мәгариф системасына 2020 елда ук, Казан федераль университетының филология факультетында өченче курс студенты буларак килгән. Ул вакытта ул тәҗрибә туплаган, шәхси рекордлар куйган, атнасына 50 сәгатькә кадәр дәресләр үткәргән. Бүген, төп дәресләрдән тыш, аның ике сыйныф җитәкчелеге бар.

Сез барысына да ничек өлгерәсез?

– Балансларга тырышабыз (көлә).

«Бу конкурс – хезмәттәшләр белән ярыш түгел, ә, барыннан да элек, үз-үзең белән ярышу»

– Илья Александрович, җиңүегез белән котлыйбыз. Конкурстан соң хисләр ничек?

– Аңыма киләм… Бүләкләүдә минем исемемне игълан иткәч, әлбәттә, шатлык булды. Ә шундук аның артыннан бик зур рәхмәт хисе килде. Мин шунда ук үземнең барлык остазларымны, янәшә булган командамны искә төшердем. Аңладым: бу җиңү – аларның казанышы минекеннән ким түгел.

– Ә «Ел укытучысы»нда ничек катнашырга батырчылык иттегез?

Тәкъдимнәр даими килде, ләкин мин һәрвакыт качарга сәбәпләр таптым (көлә). Миңа күңелем белән әзер түгел кебек тоела иде. Бәлки, минем артык үз-үземне тәнкыйтьләвем чагылгандыр – мин үз-үземә бик таләпчән.

Әмма ниндидер мизгелдә көчләрне тикшерергә һәм сәламәт көндәшлек рухын тоярга теләдем. Мин мондый чараларны педагогик тәҗрибә уртаклашу ысулы буларак карыйм. Бу «матрица» эчендә булган һәрберебез бер-беребезгә тәҗрибәсе белән уртаклашты: без үзара баедык һәм алга таба үсеш өчен көчле этәргеч алдык.

– Ләкин көндәшлек бар дип уйлыйм.

– Әлбәттә. Ләкин ул дөрес, сәламәт иде – тагын да үсәргә дәртләндерә торган. Беләсезме, конкурста һәр педагог – аерым галәм, барысының да үзенчәлеге бар, алар төрле.

– Конкурсның кайсы этабы иң катлаулысы булды? Арыганлык артканда кулларны төшермәскә нинди фикер ярдәм итте?

– Конкурс берничә этаптан торды: ачык дәрес, мастер-класс, брифинг һәм блиц-турнир. Ләкин озак һәм җентекле әзерлек таләп иткән иң җитди сынау мастер-класс булды.

Мин моңа кадәр дә лекцияләр белән еш чыгыш ясадым, семинарлар үткәрдем. Тәҗрибә бар кебек. Ләкин мастер-класс форматы – ул бөтенләй башка тарих: көнүзәк материалны бәян итү генә түгел, ә моны мөмкин кадәр кыскартып эшләргә һәм шул ук вакытта аудиториянең игътибарын саклап калырга, аның белән даими рәвештә интерактив режимда аралашырга кирәк. Бу зәркән төгәллеген таләп итә.

Көчем беткән мизгелләрдә мине мондый уйлар коткара иде: бу конкурс – хезмәттәшләрем белән түгел, ә иң элек үз-үзем белән ярыш. Син сәхнәгә кемнедер җиңү яки кемгәдер нәрсәнедер исбатлау өчен түгел, ә үз көчеңне сынап карау, алга адым ясау һәм кичәгегә караганда һөнәри тәҗрибәлерәк булу өчен чыгасың.

«Минем девиз – тиешлесен эшлә һәм ни булса, шул булсын»

– Ә сез һәрвакыт камиллек эзләүче булдыгызмы?

– Әгәр эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк икән, минем эчке перфекционист шунда ук уяна, бу дөрес. Ләкин киңрәк карасаң, мин каты кысаларны яратмыйм. Миңа тормышның ирекле агымы якынрак.

Гомумән, минем төп принцибым: «Тиешлесен эшлә һәм ни булса, шул булсынә». Бу девиз һәрвакыт мине коткара – азрак борчылырга һәм салкын баш белән карар кабул итәргә ярдәм итә, хәтта иң көтелмәгән хәлләрдә дә. Ә ул арада мин мәктәпне алтын медаль белән тәмамладым, филология факультетының кызыл дипломы да бар. Девиз эшли булып чыга (елмая).

– 26 яшьтә «Ел укытучысы» исемен алу – бу җитди ыргылыш. Ничек уйлыйсыз, хезмәттәшләрегез алдында сезнең өстенлегегез нәрсәдә иде?

– Беләсезме, гимнастика легендасы Ирина Винер еш кабатлый: «Сез пьедесталда үз илегезнең гимны астында – сез чемпион. Ләкин төшү белән җиңегезне бөкләгез дә алга таба эшләгез». Мин аның белән тулысынча килешәм: җиңү – ул бик зур җаваплылык, йомшарырга ярамый, келәймәне даими тотарга кирәк.

Ләкин, әгәр нәрсә җиңәргә ярдәм иткәнлеге турында сөйләсәк... Минемчә, бу өч нәрсәнең бергә кушылуы: стресста тынычлык саклый белү, шартлар алмашынганда сыгылмалылык һәм, әлбәттә, спорт белән мавыгу.

Мин бары тәвәккәлләргә булдым. Минем коры методикалардан һәм күңелсез дәрес планнарыннан китәсем килде. Мин боларның барысын да «иҗади призма» аша үткәрдем, гадәти әйберләрне гадәти булмаган караш аркылы бирергә тырышып карадым. Нәкъ менә шушы стандарт булмаган алымны жюри бәяләгән дә кебек.

– Конкурста катнашу бик нык арыттымы? Нерваларыгыз кимедеме?

– Минем, мөгаен, кыйммәтләр үлчәме бераз башкачарак (елмая). Мин мондый әйберләргә маҗарага яки хәтта тәвәккәл эшкә караган кебек карыйм. Төп максат – процесстан ләззәт алу гына.

– Мондый уңыштан соң алга таба нинди офыкларны яуларга ниятлисез? Наполеон планнары бармы инде?

– Мин озак вакытлы фаразлар төзергә яратмыйм. Барысы да үз чираты белән барсын. Мин һәрвакыт кызыклы тәкъдимнәргә һәм яңа проектларга ачык, шулай булгач, карарбыз!

«Беренче чиратта, мин үземнең эчке теләгем белән акылларымны һәм күңелләремне уяту – чаткылар кабызу теләгем белән эш иттем!»

– Ни өчен сез укытучы булырга карар кылдыгыз? Бу аңлы карар идеме?

– Беләсезме, мин еш кына бу юлны мин сайламадым, ә ул мине сайлады дип әйтәм. Дөресен генә әйткәндә, барысы да шактый кинәт килеп чыкты. Тик мин очраклылык очраклы түгел дип ышанам. Күңел түрендә һәрвакыт «материал бирү» генә түгел, ә нәкъ менә уяту, җәлеп итү теләге бар.

– Белем бирергәме?

(елмая) Очкын кабызырга. Менә монысы күпкә төгәлрәк.

– Сезгә һәр иртә торып мәктәпкә барырга нәрсә ярдәм итә? Кайдан илһам аласыз?

– Минем «батарейкалар» – балалар. Чынлап та, бу даими энергия алмашу. Сыйныфка керәсең, аларның кәефен тоясың, һәм шундук кабынасың.

– Шулай да «батарейкалар» утыра торган очраклар буламы? Балалар заряд бирмәсә нишләргә?

– Әлбәттә, эш – ул эш. Ләкин, әгәр мин балалар белән элемтә юклыгын сизсәм, иң элек үземнән: «Илья, нәрсәнедер дөрес эшләмәдең» – дип әйтәм. Әгәр берәр нәрсә ябышмый икән, димәк, мин аларга ачкыч тапмадым.

Педагогика – ул бит нәзек эш. Даими яраклашырга, алымнарны үзгәртергә, тәҗрибәләр тупларга туры килә. Үз-үземә таләпчәнлек – минем төп һөнәри бозылуым..

– Даими эзләү кебек яңгырый. Ә балаларны күңелсезләндермәс өчен нинди ысуллар кулланасыз?

– Мин үземне бернәрсәдә дә чикләмим. Тәҗрибәләрне яратам. Еш кына идеяләрне бөтенләй башка өлкәләрдән алам – мәсәлән, менеджменттан. Шулай ук дәресләрдә ясалма фәһемне кулланырга яратам.

Укытучының цифрлы игезәге, әдәби әсәрләрне күз алдына китерү һәм «машина»ның файдалы хаталары

– Күпләр нейрочелтәрләр балаларны уйларга өйрәтмәс дип курка. Сез ясалма фәһемне куллану – тырышлыкның түбәнәюе дип курыкмыйсызмы?

– Беләсезме, барысы да чүкечнең кем кулында булуына бәйле: кемдер йорт салырга мөмкин, кемдер бармакларга сугарга мөмкин. Ясалма фәһем – ул бары тик корал гына. Аны дөрес көйләсәң, ул тупасланмый, киресенчә, кызыксыну уята. Мин аны егетләрнең игътибарын җәлеп итү өчен «кармак» итеп кулланам. Гадиләштереп әйткәндә: мин дәресне шоуга әйләндерәм. Без «Альфа» буыны белән эшлибез – бу чынбарлык һәм цифрлы дөньялар чатында яшәүче балалар. Аларга лекция тыңлау гына күңелсез. Аларга якты сурәтләр, динамика, хис-кичерешләр кирәк. Һәм монда ярдәмгә технологияләр килә. Мәсәлән, мин «цифрлы игезәк» яки виртуаль аватар ясыйм.

– Үз аватарымы? Ничек ул?

– Бу теләсә кем булуы мөмкин! Кайвакыт мин әсәр авторын экранда «җанландырам», һәм ул үзе биографиясен «сөйли» яки фикерләре белән «уртаклаша». Яки без кинәт кенә балалар алдында пәйда булган китап геройлары белән аралашабыз. Смартфоннарын кулларыннан төшермәгән балалар өчен бу «экран теле» – иң аңлаешлы һәм туган тел. Шулай итеп, мәгълүмат яттан сөйләү аша түгел, ә хис-кичерешләр, хәтердә калган «якорь» аша үзләштерелә.

– Бик кызык. Ә әдәбиятта бу ничек ярдәм итә?

– Мәсәлән, күз алдына китерү. Әгәр син замана яшүсмере икән, Пушкинның «Кышкы кичен» күз алдына китереп кара. Авыр. Ә мин нейрочелтәрдән шигырь юллары буенча рәсем ясавын сорыйм, экранга чыгарам, һәм сурәт буенча балаларның авторны тануларын сорыйм. Менә шунда әдәбият белеме кушыла да инде, без биографияне, стильне, контекстны искә төшерәбез.

– Ләкин нейрочелтәрләр еш кына ялгыша бит. Ясалма фәһем нәрсәнедер дөрес ясамаска мөмкин. Сез моның белән ничек эшлисез?

– Нейрочелтәрнең хаталары – ул тәнкыйди фикерләү өчен иң яхшы тренажер. Шундый бер хәл булды: без Лермонтовның «Бородино»сын сурәтләдек. Нейрочелтәр солдат формасының детальләрендә ялгышкан – чорларны бутаган. Мин моны төзәтмәдем, балаларга күрсәттем: «Карагыз, егетләр, машина нәрсә ясаган. Монда нәрсә дөрес түгел икәнен табыгыз».

Бу чыннан да дөрес капкан иде! Алар дәреслекләрне актара, бәхәсләшә, үзләренең хаклы икәнлекләрен исбатлый башладылар. Ясалма фәһем хата җибәрде, ләкин бу ялгышу безнең өчен чынлап та сабак булды. Машинага сукырларча ышанасы урында, балалар аны тикшерергә өйрәнә. Зарармыни бу? Минемчә, бу акыл өчен бик шәп күнегү.

«Яшь – ул үзеннән-үзе уза торган кимчелек, өстәвенә шактый тиз уза торган»

– Яшь укытучыга ике тапкыр абруй казанырга туры килә: башта укучыларда, аннары ата-аналарда һәм хезмәттәшләрдә. Яшь аркасында ялгыш фикер белән очраштыгызмы? Һәм ничек сез егетләр белән «бер дулкында» була аласыз, әмма шул ук вакытта аралыкны саклап калырга һәм абруйлы булырга?

– Беләсезме, яшь – үзеннән-үзе үтә торган кимчелек ул, өстәвенә шактый тиз уза торган кимчелек ул! (көлә). Чынлыкта, барысын да югары осталык һәм үзегезне ничек күрсәтүегез хәл итә. Миңа балалар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел табу җиңел. Мин һәрвакыт «өчлек» принцибы белән эшлим: укытучы, бала, гаилә. Бу бәйләнешне ныгыту өчен, мин үз сыйныфымны зуррак нәрсәгә – «Новаториум» иҗади берләшмәсенә әверелдерергә булдым.

– Кызыклы яңгырый. Бу нинди «Новаториум»?

– Бу коллективка якын килү юлын эзләүдән генә зур проектка әверелде. Безнең үз сайтыбыз, үз символикабыз һәм хәтта бер Казан композиторы язган рәсми гимн да бар.

Без бик эчтәлекле яшибез: кино төшерәбез, китаплар, журналлар, шигъри җыентыклар чыгарабыз, спектакльләр куябыз. Мәсәлән, 1 мартта «Мир» кинотеатрында без үзебезнең проектларыбыз турында документаль фильмны тәкъдим иттек. Ә «Могҗизалар илендә Алисә» музыкаль куелышы белән без бөтен республика буйлап гастроль турына киттек! Без МХОдә катнашучыларның гаиләләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыгыш ясадык – бу искиткеч тәҗрибә иде. Хәзер «Новаториум» – «Россиянең кояшлы талантлары» Бөтенроссия фестивален оештыруда катнашучы һәм «Кузница талантов» эстетик үсеш академиясенең бер өлеше.

– Сезнең энергиягез гаҗәпләндерә: мәктәп, волонтерлык, МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм... мондый йөкләнешкә ресурсны каян аласыз? Арымыйсызмы?

– Балалар белән аралашканда бер гади хакыйкатьне аңлыйсың: мәхәббәт ул – һәр нәрсәнең нигезе. Шушы фикер мине туендыра да, көч бирә дә. Өстәвенә, әлбәттә, минем фикердәшләремнең Академиядән, «Новаториумнан» һәм әти-әниләремнең зур ярдәме – аларның битараф булмавыннан башка берни дә килеп чыкмас иде.

«Өйрәткәнче, багланышлар урнаштырырга, ышаныч казанырга кирәк»

– Сез үзенчәлекле балалар белән дә эшлисез, шул исәптән Даун синдромы булган балалар белән дә. Бу бик зур сабырлык таләп итә. Бу егетләр сезне педагог буларак нәрсәгә өйрәттеләр? Һәм сез бу тәҗрибәне башка укучылар белән эшләгәндә кулланасызмы?

– Беләсезме, «кояшлы» балалар белән эшләү – ул һәрвакыт саф шатлык. Алардан шундый көчле җылылык һәм яхшылык дулкыны килә, балалар – ул игелек.

Методикада мин иҗатка басым ясый башладым. Башта эмоциональ күпер төзергә, дуслашырга кирәк, һәм шуннан соң продуктивлы белем бирү башланачак. Укыту алдыннан багланышлар урнаштырырга, ышаныч казанырга кирәк. Мин егетләргә аларның тормыш һәм үсеш өлеше булырга мөмкинлек биргәннәре өчен чиксез рәхмәтле.

– Ә хәзерге мәктәп укучыларына якын килүне табу кыенмы? Алар бөтенләй башка бит.

– Хәзерге балалар белән 20 яки 30 ел элек булган балалар арасындагы аерма бик нык арттырылган. Бөтен эш эпохада түгел, бәлки үзегезне ничек тотуыгызда.

Әгәр дә сез сыйныфка «мин җитәкче – син ахмак» позициясеннән керсәгез, сез шундук дивар төзерсез. Әгәр өлкән иптәш, остаз булып керсәгез, барысы да үзгәрә. Балалар шундук ялганны сизәләр. Әлбәттә, хөрмәт дистанциясе дә бар. Мин абруй белән басым ясамыйм, ә ышанычлы мөнәсәбәтләр корам. Бу – чын кешелеклелек: һәр балада, барыннан да элек, шәхесне күрү.

– Сезнең профессиональ хыялыгыз бармы? Алга таба сез нәрсәгә омтыласыз?

– Зур хыял – үз авторлык мәктәбемне булдыру. Минем үземнең барлык эшләнмәләремне һәм методикаларымны бюрократик кысалардан башка кертә алырлык киңлек оештырасым килә.

Бу мәктәп кенә түгел, ә катлаулы, уйланылган экологик система булачак. Хәтта киңлекнең диварлары, кабинетлар дизайны – барысы да тәрбияләргә тиеш. Мин шундый мохит булдырырга телим, анда бала үз үсеш векторын үзе сайлый алачак, анда булачак атмосфера аны үсешкә этәрәчәк. Хәзер мин үземнең барлык тикшеренүләремне туплыйм, бервакыт аларны бердәм концепциягә җыеп тормышка ашыру өчен.

– Һәм соңгысы: әгәр сез әле яңа гына КФУ дипломы алган 2021 елга әйләнеп кайта алсагыз, мәктәп бусагасын атлап керүче яшь укытучыга – үзегезгә нәрсә әйтер идегез?

– Мин үз-үземә «Котлыйм, син дөрес юлда!» дип әйтер идем...

Әйтте – һәм шунда ук, гафу үтенеп, дәрескә ашыкты: звонок хәтта «Ел укытучысын» да көтми.

Сүз уңаеннан, Илья балаларны укытырга гына түгел, ә чын иҗатчы ритмында яшәргә дә өлгерә. Университеттан соң аның юлы – һөнәри үсеш юлы. 22 яшендә ул РФ Президенты стипендиаты булган һәм «Откровение» исемле беренче шигъри җыентыгын чыгарган. Аның шигырьләре шулкадәр җанлы булып чыккан ки, бер пьеса буенча чын спектакль куйганнар, ул тулы заллар җыйган.

Үзенең 25 яшенә Илья «Затеси на обломках безвременья» дигән проза китабын ТР Милли китапханәсенең зур сәхнәсендә тәкъдим иткән. Ә укучыларга тарихны тагын да яхшырак тоярга мөмкинлек бирү өчен, «Сюита или исповедь непризнанного актера» музыкаль фильмын төшереп, үзе үк төп рольне уйнаган.

Бүген яшь педагогның өч әдәби җыентыгы, җитди уку әсбаплары һәм дистәләгән фәнни мәкаләләре бар. Казанышларының исемлегенә карап, «Ел укытучысы» исеме гаҗәеп энергия һәм талантның тулысынча лаеклы нәтиҗәсе икәнлеге аңлашыла.

Фотоны «Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУсе тапшырды»

Барлык яңалыклар

Казан шәһәренең «Ел укытучысы» укучыларына дәрес бирүнең заманча ысуллары турында: «Мин дәресне шоуга әйләндерәм»

Казан шәһәрендә узган «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында Советлар Союзы Герое С.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов җиңүче булды. Дүрт йөзгә якын көндәш арасында лидерлыкка чыгып, 26 яшьлек педагог бүгенге укыту барышында дәреслек һәм методика гына җитмәвен исбатлады. Илья Тарасов җилкәләре артында өч әдәби җыентык, музыкаль альбомнар һәм дистәләгән хәйрия проектлары. Аның укучылар күзендә ничек «очкыннар кабызуы», «Альфа» буыны белән аралашуда заманча технологияләр турында, һәм ни өчен укытучы хәзерге заманда үзе яңа материаллар өйрәнергә тиеш – моның барысы турында KZN.RU материалында.

Фотоны «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУсе тапшырды

Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң икенче көнне лицейда шау-шу купты. Илья Тарасов чын йолдызга әверелде: кабинетка укучыларның һәм хезмәттәшләренең бертуктаусыз котлауларыннан, кул кысуларыннан башка барып җитү мөмкин түгел диярлек иде.

– Арыган кыяфәтем өчен гафу итегез. Мин бүген бөтенләй йокламадым.

Җиңүченең графигы чыннан да тыгыз: кичә генә җиңүче булды, ә инде дүшәмбе көнне республика этабы сынаулары булачак.

– Төн буе йокламадым: котлаулар алдым, ә тагын дәрескә әзерләнергә кирәк иде. Фикерләрем буталса, гафу итегез.

Илья Тарасов мәгариф системасына 2020 елда ук, Казан федераль университетының филология факультетында өченче курс студенты буларак килгән. Ул вакытта ул тәҗрибә туплаган, шәхси рекордлар куйган, атнасына 50 сәгатькә кадәр дәресләр үткәргән. Бүген, төп дәресләрдән тыш, аның ике сыйныф җитәкчелеге бар.

– Сез барысына да ничек өлгерәсез?

– Балансларга тырышабыз (көлә).

«Бу конкурс – хезмәттәшләр белән ярыш түгел, ә, барыннан да элек, үз-үзең белән ярышу»

– Илья Александрович, җиңүегез белән котлыйбыз. Конкурстан соң хисләр ничек?

– Аңыма киләм… Бүләкләүдә минем исемемне игълан иткәч, әлбәттә, шатлык булды. Ә шундук аның артыннан бик зур рәхмәт хисе килде. Мин шунда ук үземнең барлык остазларымны, янәшә булган командамны искә төшердем. Аңладым: бу җиңү – аларның казанышы минекеннән ким түгел.

– Ә «Ел укытучысы»нда ничек катнашырга батырчылык иттегез?

– Тәкъдимнәр даими килде, ләкин мин һәрвакыт качарга сәбәпләр таптым (көлә). Миңа күңелем белән әзер түгел кебек тоела иде. Бәлки, минем артык үз-үземне тәнкыйтьләвем чагылгандыр – мин үз-үземә бик таләпчән.

Әмма ниндидер мизгелдә көчләрне тикшерергә һәм сәламәт көндәшлек рухын тоярга теләдем. Мин мондый чараларны педагогик тәҗрибә уртаклашу ысулы буларак карыйм. Бу «матрица» эчендә булган һәрберебез бер-беребезгә тәҗрибәсе белән уртаклашты: без үзара баедык һәм алга таба үсеш өчен көчле этәргеч алдык.

– Ләкин көндәшлек бар дип уйлыйм.

– Әлбәттә. Ләкин ул дөрес, сәламәт иде – тагын да үсәргә дәртләндерә торган. Беләсезме, конкурста һәр педагог – аерым галәм, барысының да үзенчәлеге бар, алар төрле.

– Конкурсның кайсы этабы иң катлаулысы булды? Арыганлык артканда кулларны төшермәскә нинди фикер ярдәм итте?

– Конкурс берничә этаптан торды: ачык дәрес, мастер-класс, брифинг һәм блиц-турнир. Ләкин озак һәм җентекле әзерлек таләп иткән иң җитди сынау мастер-класс булды.

Мин моңа кадәр дә лекцияләр белән еш чыгыш ясадым, семинарлар үткәрдем. Тәҗрибә бар кебек. Ләкин мастер-класс форматы – ул бөтенләй башка тарих: көнүзәк материалны бәян итү генә түгел, ә моны мөмкин кадәр кыскартып эшләргә һәм шул ук вакытта аудиториянең игътибарын саклап калырга, аның белән даими рәвештә интерактив режимда аралашырга кирәк. Бу зәркән төгәллеген таләп итә.

Көчем беткән мизгелләрдә мине мондый уйлар коткара иде: бу конкурс – хезмәттәшләрем белән түгел, ә иң элек үз-үзем белән ярыш. Син сәхнәгә кемнедер җиңү яки кемгәдер нәрсәнедер исбатлау өчен түгел, ә үз көчеңне сынап карау, алга адым ясау һәм кичәгегә караганда һөнәри тәҗрибәлерәк булу өчен чыгасың.

«Минем девиз – тиешлесен эшлә һәм ни булса, шул булсын»

– Ә сез һәрвакыт камиллек эзләүче булдыгызмы?

– Әгәр эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк икән, минем эчке перфекционист шунда ук уяна, бу дөрес. Ләкин киңрәк карасаң, мин каты кысаларны яратмыйм. Миңа тормышның ирекле агымы якынрак.

Гомумән, минем төп принцибым: «Тиешлесен эшлә һәм ни булса, шул булсынә». Бу девиз һәрвакыт мине коткара – азрак борчылырга һәм салкын баш белән карар кабул итәргә ярдәм итә, хәтта иң көтелмәгән хәлләрдә дә. Ә ул арада мин мәктәпне алтын медаль белән тәмамладым, филология факультетының кызыл дипломы да бар. Девиз эшли булып чыга (елмая).

– 26 яшьтә «Ел укытучысы» исемен алу – бу җитди ыргылыш. Ничек уйлыйсыз, хезмәттәшләрегез алдында сезнең өстенлегегез нәрсәдә иде?

– Беләсезме, гимнастика легендасы Ирина Винер еш кабатлый: «Сез пьедесталда үз илегезнең гимны астында – сез чемпион. Ләкин төшү белән җиңегезне бөкләгез дә алга таба эшләгез». Мин аның белән тулысынча килешәм: җиңү – ул бик зур җаваплылык, йомшарырга ярамый, келәймәне даими тотарга кирәк.

Ләкин, әгәр нәрсә җиңәргә ярдәм иткәнлеге турында сөйләсәк... Минемчә, бу өч нәрсәнең бергә кушылуы: стресста тынычлык саклый белү, шартлар алмашынганда сыгылмалылык һәм, әлбәттә, спорт белән мавыгу.

Мин бары тәвәккәлләргә булдым. Минем коры методикалардан һәм күңелсез дәрес планнарыннан китәсем килде. Мин боларның барысын да «иҗади призма» аша үткәрдем, гадәти әйберләрне гадәти булмаган караш аркылы бирергә тырышып карадым. Нәкъ менә шушы стандарт булмаган алымны жюри бәяләгән дә кебек.

– Конкурста катнашу бик нык арыттымы? Нерваларыгыз кимедеме?

– Минем, мөгаен, кыйммәтләр үлчәме бераз башкачарак (елмая). Мин мондый әйберләргә маҗарага яки хәтта тәвәккәл эшкә караган кебек карыйм. Төп максат – процесстан ләззәт алу гына.

– Мондый уңыштан соң алга таба нинди офыкларны яуларга ниятлисез? Наполеон планнары бармы инде?

– Мин озак вакытлы фаразлар төзергә яратмыйм. Барысы да үз чираты белән барсын. Мин һәрвакыт кызыклы тәкъдимнәргә һәм яңа проектларга ачык, шулай булгач, карарбыз!

«Беренче чиратта, мин үземнең эчке теләгем белән акылларымны һәм күңелләремне уяту – чаткылар кабызу теләгем белән эш иттем!»

– Ни өчен сез укытучы булырга карар кылдыгыз? Бу аңлы карар идеме?

– Беләсезме, мин еш кына бу юлны мин сайламадым, ә ул мине сайлады дип әйтәм. Дөресен генә әйткәндә, барысы да шактый кинәт килеп чыкты. Тик мин очраклылык очраклы түгел дип ышанам. Күңел түрендә һәрвакыт «материал бирү» генә түгел, ә нәкъ менә уяту, җәлеп итү теләге бар.

– Белем бирергәме?

– (елмая) Очкын кабызырга. Менә монысы күпкә төгәлрәк.