В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучыларга заманча шәһәр сервисларын эшләргә туры киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Хакатонда катнашу өчен өч-биш кешелек команда тупларга кирәк. Аңа product-менеджерлар, frontend/backend эшләүчеләр, мобиль эшләүчеләр, аналитиклар, дизайнерлар, Data Science белгечләре һәм хакатон темасы белән кызыксынучылар керә ала. Гаризалар сылтама буенча кабул ителә. Чара 27 нче һәм 28 нче майда Казан IT-паркы мәйданчыгында узачак.
Хакатон Казан Башкарма комитеты ярдәме белән Kazan Digital Week 2023 кысаларында узачак – узган ел ул 65 илдән 18 мең кешене онлайн һәм офлайн берләштерде. Кибер куркынычсызлыктан алып авыл хуҗалыгы һәм мәдәнияткә кадәр – тормышның барлык өлкәләрендә цифрлаштыруга багышланган барлыгы 120 чара оештырылган.