Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2026, 17:10

Казанның кар эретү станцияләре бер тәүлек эчендә 10 мең тоннадан артык кар кабул иткән

Кар эретү пунктларына көчле кар яуган вакытларда 724 мең тонна кар тапшырылган

Денис Гордийко фотосы

2025 елның 10 декабреннән 2026 елның 2 мартына кадәр Казанның кар эретү станцияләре 724 мең 160 тонна кар кабул иткән. Соңгы тәүлектә генә дә эшкәртү өчен 10 мең 430 тонна кар китерелгән. Барлык пунктларның проект куәте тәүлегенә исә 8 мең тонна, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.

Көчле кар яуган вакытта кар эретү пунктларының барысы да җитештерүчәнлек куәтен арттырып эшли. Асылда, көн саен кабул ителә торган кар күләме исәпләнгән күрсәткечләрдән артып китә. Кар тәүлек буе – төнлә, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эретелә.

Карны эретү процессы түбәндәгечә оештырылган: пунктка килеп җиткән автомобиль карны кар эретү камерасы рәшәткәсенә бушата, шуннан соң «Водоканал» хезмәткәрләре күзгә күренеп торган эре чүпләрне кулдан җыеп ала. Карны эретү өчен аерым җылыту системасы кулланылмый – кар челтәргә агып керә торган 14–16 градустагы хуҗалык-көнкүреш агынтылары нәтиҗәсендә эри.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнарында һәм Җиңү проспектында урнашкан 14 камералы сигез кар эретү станциясе эшли. Ике пункт җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 722 тонна, тагын икесе – 1 148 тонна, калганнары 574 тонна кар кабул итә ала.

Кар эретү пунктлары арасында «Җиңү проспекты» иң зурысы санала. Ул 2012 елда файдалануга тапшырылган һәм шәһәрдә мондый төр объектларның беренчесе булып тора. Башта ул җитештерүчәнлек куәте буенча тәүлегенә 1 148 тонна кар кабул итә алган. 2020 елда станция төзекләндерелгән һәм өченче камера өстәлгән. Ә бу исә җитештерүчәнлек куәтен тәүлегенә 1 722 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.

Барлык яңалыклар