В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гариза 5 эш көне эчендә белгечләр тарафыннан каралачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Татарстанлылар төзелешкә рөхсәтне электрон форматта ала алалар, ә аны бирү вакыты 7 көннән 5 көнгә кадәр кимегән. Гариза бирү өчен Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында стандарт яки расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.
Бу хезмәт физик һәм юридик затлар өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә күрсәтелә. Гариза 5 эш көне эчендә белгечләр тарафыннан каралачак. Кулланучылар гариза статусын үзгәртү турындагы хәбәрләрне шәхси кабинетта карый алачаклар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.