Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2021, 17:08

Татарстанның күпфункцияле үзәк офисларында РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башланды

Урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен, теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә 13-нче сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә сайлаучыларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү башланды. Язылу урыны буенча тавыш бирү өчен теләсә кайсы күпфункцияле үзәккә 13-нче сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булу да җитә.

«Минем документлар» офислары белгечләре тавыш бирү участоклары урнашкан урынга якындагы адресларны күрсәтәчәкләр. Сайлау участогы турында мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә дә табарга мөмкин – «Үзеңнең сайлау участогын тап» сервисы ярдәмендә Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында.

Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны шулай ук РФ дәүләт хезмәтләре порталы яисә республиканың территориаль сайлау комиссияләрендә бирергә мөмкин, дип хәбәр ителә «Минем документлар» рәсми порталында.

Моннан тыш, сентябрьдә Азино һәм Студентлар округлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак. Тавыш бирүдә әлеге сайлау округлары территориясендә яшәүче татарстанлылар катнашачак.

Сайлаулар өч көн дәвамында –17-19-нчы сентябрьдә узачак.

Барлык яңалыклар