Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 13:59

Казанда «цифрлы» эфирга күчкәндә халыкка ярдәм күрсәтү өчен волонтерларны укыту тәмамланып килә

Тоташтыру өчен ярдәм итүгә гаризаны «Ачык Казан» сервисы яки идарәче компаниясе аша бирергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда цифрлы эфир телетапшыруына күчкәндә халыкка ярдәм итү өчен волонтерларны укыту эше тәмамланып килә. Шәһәрдә барлыгы 200-ләп волонтер эшләячәк. Тоташтыру өчен ярдәм итүгә гаризаны «Ачык Казан» сервисы яки идарәче компаниясе аша бирергә мөмкин.

Әйтик, РФ халкы өчен бушлай 8(800)220-20-02 бердәм номеры аша гражданинның адресы цифрлы эфир телетапшыруларының колачлау зонасына керү-кермәвен, аңа тоташтыру өчен җиһазлар сатып алуга субсидияләр караламы икәнлеген, кирәкле җиһазларны кайдан сатып алырга икәнлекне, приставка һәм антеннаны ничек тоташтыруларын белергә мөмкин, шулай ук волонтерны өйгә чакырып була.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, волонтерлар техник белгечләр түгел, шуңа катлаулы махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә алмаска мөмкиннәр. Шулай ук аларның вазыйфаларына тышкы антенналар урнаштыру да керми. Моннан тыш, волонтерларның уку йортларындагы мәшгульлекләре аркасында, халыктан килгән гаризаларны эшкәртү күпмедер вакыт алырга мөмкин.

Гомуми йорт антеннасы белән тәэмин ителмәгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә цифрлы эфир телевидениесенә күчү өчен идарәче компаниягә яки коллектив антеннага тоташу өчен торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның булуы турында идарәче оешмадан белергә була.

Шәхси антенналардан файдаланучы үз йортларында яшәүчеләргә цифрлы эфир телевидениесенә күчү өчен аналоглы телевизорга цифрлы приставка яки DVB-T2 стандартлы телевизор сатып алырга кирәк.

Барлык очракларда да тоташтыруда ярдәм итү өчен гаризаны «Ачык Казан» бердәм диспетчерлык хезмәте (843)236-41-23) яки счет-фактурада күрсәтелгән диспетчер телефоны буенча бирергә мөмкин.

Барлык яңалыклар