В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Административ-техник инспекция идарәсе инспекторлары 14 меңнән артык объектны тикшергән
Денис Гордийко фотосы
Территорияләрне контрольдә тоту эше көн саен башкарылган. Белгечләр карны вакытында көрәүгә, түбәләрнең торышына, шулай ук хастаханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, кибетләргә керү юлларына аерым игътибар биргән.
Инспекторлар ишегалларын, социаль объектларны һәм коммерция инфраструктурасын тикшергән. Җыештыру эшләрен озакка сузган оешмаларга һәм җаваплы затларга карата административ чаралар күрелгән.
Исегезгә төшерәбез, бу елгы кыш явым-төшемгә бик бай булды: өч ай эчендә шәһәрдә 212 мм явым-төшем теркәлгән, бу климатик нормадан 60 процентка диярлек югарырак күрсәткеч. Башкала урамнарыннан 1,7 миллион тонна кар түгелгән. Гыйнвар һәм февраль айларында эш аеруча күп булган.