В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Совет районының яңа мәктәбе 1224 укучыга исәпләнгән
Бүген Казанның Совет районындагы Таҗетдинов урамында урнашкан 123 нче номерлы яңа физика-математика лицеенда уку процессы башланды. Уку йорты 1224 урынга исәпләнгән. Мәгариф учреждениесен вакытыннан алда – бу елның җәендә төзеп бетергәннәр. Рөхсәт бирү документлары һәм белем бирү лицензиясе әзерлеген дә исәпкә алып, бинаны файдалануга тапшыру өчен кирәкле барлык чаралар октябрь ахырында тәмамланган. Бина илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча төзелгән. Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров катнашты.
Денис Гордийко фотосы
123 нче номерлы лицей ишегалдында йөгерү юллары булган футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, шулай ук башка уеннар өчен урыннар булдырылган. 6,7 мең квадрат метр мәйданга яшеллек утыртылган.

Мәгариф учреждениесендә фәнне, технологияләрне, инженер фәннәрне һәм математиканы (STEM) тирәнтен өйрәнү өчен барлык шартлар да булдырылган. Лицейда иң кәттәләрдән санала торган IT-полигон кабинетында укучылар алдынгы җайланмаларда пилотсыз очу аппаратларын җыю белән шөгыльләнәчәк. Робот техникасы кабинетында укучыларга роботлар ясау мөмкинлеге тудырылган.

Хәзерге вакытта яңа мәктәп янындагы торак комплексларда («Лето», «Светлая долина», «Грин», «Нокса парк») һәм торак массивларда (Константиновка, Кече Клыки) 22,7 мең кеше яши. Киләчәктә биредә торак йортлар төзелеше тәмамланганнан соң, халык саны 28,7 мең кешегә җитәчәк дип фаразлана.
Рөхсәт бирү документлары һәм белем бирү лицензиясе әзерлеген дә исәпкә алып, бинаны файдалануга тапшыру өчен кирәкле барлык чаралар октябрь ахырында тәмамланган.

2018 елда әлеге микрорайонда урнашкан Курынов урамында 800 укучыга исәпләнгән 184 нче номерлы беренче мәктәп төзелә. 2023 елда күршедә генә 1501 урынга исәпләнгән икенче мәктәпне ачалар. Соңыннан алар бер белем бирү учреждениесе итеп берләштерелә, биналар башлангыч, урта һәм өлкән мәктәпләр өчен аерым корпуслар итеп файдаланыла. Таҗетдинов урамындагы яңа мәктәп биредә соңгы елларда төзелгән өченче мәктәп булып тора.
Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында социаль объектлар төзү буенча әйдәп баручылар рәтендә, башкала бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Соңгы ун елда Казанда 28,7 мең урынга исәпләнгән 29 яңа мәктәп, соңгы 20 елда 34 мең урынлык 41 мәктәп төзелгән.
2024 елда Казанда 4 меңнән артык укучы яңа мәктәпләрдә белем алу бәхетенә иреште. Алар арасында шул ук исемдәге микрорайонда 1224 укучыга исәпләнгән 133 нче номерлы «Гаилә» күппрофильле лицее, «Новые Горки» торак комплексы янында урнашкан 1224 урынга каралган экология-технология юнәлешендә белем бирә торган 79 нчы номерлы «Родина» лицее, «Яз» торак районында 1501 укучыга исәпләнгән 95 нче номерлы табигый-фәнни лицейны әйтергә була.