В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акчаларны кыз чәчәк китерүче курьерга тапшырган
Денис Гордийко фотосы
Казанда яшәүче 17 яшьлек кыз, чәчәк бәйләме алам дип, явыз ниятле затларга 350 мең сумнан артык акча биргән. Кыз, ата-анасының акчаларын, аны финансларны «декларацияләргә» мәҗбүр иткән җинаятьчеләр басымы астында, курьерга тапшырган.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, алдау тарихы кызга чәчәк бәйләмнәре китерү хезмәтеннән шалтыратып, смс-хәбәрдә юлланган кодны әйтеп бирүне сораудан башланган. Казан кызы саннарны хәбәр иткән. Шуннан соң җинаятьчеләр кызны куркыта башлый һәм көчле йогынты ярдәмендә аның өендә акчалар барлыгын беләләр. Аннары явыз ниятле затлар зыян күрүчене, әти-әнисе өчен кыенлыклар тудыру белән янап, акчаны «сакларга» күндерәләр. Куркуга калган яшь кыз өйдәге акчаларны таба һәм курьер аша мошенникларга 350 мең сумнан артык акча биреп җибәрә.
Бу хакта кызның әти-әнисенә билгеле булганнан соң, алар хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Казан буенча Эчке эшләр идарәсендә искә төшерәләр: операцияне раслау өчен килгән СМС-хәбәрләрдәге кодны чит кешеләргә хәбәр итәргә ярамый. Янау, куркыту һәм ашыгыч гамәлләр таләп итү белән башкарыла торган эшләр – болар бар да алдау билгесе.
Алдарак Казанда яшәүче ике хатын-кызның интернет аша электроника сатып алганда алдакчылар тозагына эләгүе хакында хәбәр ителгән иде. Аларның берсе сатучыга акыллы колонка өчен – 5 мең сум, икенчесе фотоаппарат өчен 65 мең сум акча күчергән, әмма ике очракта да товарлар үз хуҗаларына килеп җитмәгән.