В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күнекмәләр «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасында уздырыла
Казанда «Гаилә яллары» дигән яңа спорт-сәламәтләндерү проекты эшен башлап җибәрде. Һәр якшәмбе саен шәһәр халкы Физик тәрбия һәм спорт комитеты тарафыннан оештырылган төрле күнекмәләргә бушлай йөри ала. Дәресләр «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасында уздырыла.
Хәзерге вакытта әлеге проект сынау режимында бер спорт мәктәбе базасында гына эшли. Әмма оештыручылар киләчәктә географияне киңәйтергә һәм әлеге эшкә Казанның барлык спорт учреждениеләрен җәлеп итәргә ниятли.
«Гаилә яллары» программасы «Тасма» спорт мәктәбендәге төп юнәлешләрне: җиңел атлетиканы, футболны, җәядән атуны, дзюдоны колачларлык итеп эшләнгән.
Күнекмәләрнең барысын да «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсенең олимпия резервы спорт мәктәбе штатындагы тренер-укытучылар үткәрә.
Дәресләр һәр якшәмбе саен үткәрелә. Расписаниене берләшмә төркемендә табарга була, тулырак мәгълүмат алу өчен шулай ук +7 (843)590-21-45 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ел дәвамында «Йорт янында спорт» проекты гамәлгә ашырыла. Хәзер йога, тартылу-сузылу, йөгерү һәм башка юнәлешләр буенча дәресләр уңайлы ябык манежларда узачак. Казанлылар өчен кышкы спорт төрләре буенча остаханәләр, тимераякта, чаңгыда шуарга өйрәтү дәресләре һәм башка спорт чаралары уздыру күздә тотыла, аларның барысы да Казан паркларында һәм ишегалларында үткәреләчәк. «Йорт янында спорт» проектының җәйге сезонында 12 меңнән артык шәһәр кешесе катнашкан. 24 юнәлеш буенча шәһәрнең 45 ноктасында 550 күнекмә оештырылган.