В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Балаларга уңайлы мохит булдыру максатыннан тротуарлар төзекләндереләчәк, ихтыяҗ булган урыннарда өстәмә яктырту җайланмалары куелачак
Денис Гордийко фотосы
Бу елны Казанның Идел буе районындагы биш мәктәптә «Мәктәпкә илтә торган юл» проекты гамәлгә ашырылачак. Балаларга уңайлы мохит булдыру максатыннан тротуарлар төзекләндереләчәк, ихтыяҗ булган урыннарда өстәмә яктырту җайланмалары куелачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Эшләр 136 нчы мәктәп (Оренбург тракты, 4), 69 нчы мәктәп (Комиссар Габишев урамы, 33А), 83 нче лицей (Бертуган Касыймовлар урамы, 52, 68), 173 нче мәктәп (Салмачы бистәсе, Мир урамы, 2а), 129 нчы мәктәп (Яңа Дәүләки урамы, 90) янында башкарылачак.
«Имин маршрутлар, заманча сыйныфлар һәм балалар бакчалары – болар бар да үсеп килүче яшь буын турында көндәлек кайгырту нигезе. Бүген безнең мәгариф учреждениеләрендә 67 меңнән артык бала белем ала», - диде Альберт Салихов.
Узган ел «Мәктәпкә илтә торган юл» проекты кысаларында җәяүлеләр өчен берьюлы җиде учреждениегә илтә торган 8 чакрымга сузылган уңайлы яңа юл салынган – төзекләндерү эшләре 42 нче мәктәп (Комиссар Габишев урамы, 27А), 10 нчы мәктәп (Бертуган Касыймовлар урамы, 14), 69 нчы мәктәп (Комиссар Габишев урамы, 33А), 150 нче мәктәп (Дубравная урамы, 45), 16 нчы гимназия (Дубравная урамы, 51А), 19 нчы гимназия (Җиңү проспекты, 48), 83 нче лицей (Бертуган Касыймовлар урамы, 52, 68) янында алып барылган.
Мәктәпләрдән тыш, мәктәпкәчә учреждениеләр тирәсе дә төзекләндерелә. 157 нче (Кол Гали урамы, 1а), 163 нче (Завойский урамы, 10), 362 нче (Кол Гали урамы, 7а) номерлы балалар бакчалары янында яңа яктырткычлар куелган 4 чакрымнан артык тротуар ясалган.
Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә илтә торган юл» проекты беренче тапкыр 2024 елда Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән гамәлгә ашырылды. Ул вакытта балаларның, укытучыларның һәм ата-аналарның хәрәкәт итүен анализлап, 5 чакрым яңа тротуар салынган.