Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2019, 14:20

Казанда виртуаль ситуацион үзәк булдырырга планлаштыралар

Быел аңа 150 социаль инфраструктура объекты кертеләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Алинә Бережная). Казанда статистика, фаразлау һәм мөмкин булган куркынычларны кисәтү өчен ситуацион үзәк булдыру планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, агымдагы елның март аенда социаль инфраструктура иминлеге системаларын мониторинглау буенча сынау проекты эшләтеп җибәрелгән, ул объект системаларының идарә итү блокларыннан барлык сигналларны үзәкләштереп алырга мөмкинлек бирә.

«Без Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка эре шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәндек. Безнең максат - мониторлар, кешеләр күп булачак бина төзү түгел, ә мәгълүмат эшкәртеләчәк виртуаль ситуацион үзәк булдыру», - дип аңлатты Р.Ханнанов һәм ресурс идарә итү карарларын кабул итү өчен кирәк булган сигналларны эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.

Быел ситуацион үзәккә 150 социаль инфраструктура объекты кертеләчәк.

Казан Мэры Илсур Метшин ситуацион үзәкнең күптән зур шәһәрләрдә кулланылуын һәм ашыгыч хезмәтләр эшендә мөһим булуын билгеләп үтте. «Ситуацион үзәк - яңалык түгел, ә зур шәһәрләрдә күптән апробацияләнгән һәм эшли торган корал. Бу хокук саклау органнары, шәһәр хезмәтләре, гадәттән тыш хәлләр өчен яхшы ярдәм, шуңа күрә без бу эшне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә алып барабыз. Килүчеләр саны күбрәк булган урыннарны, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен, мәктәпләрне, паркларны, скверларны аерым контрольдә тоту мөһим», - дип билгеләде И.Метшин.

Шулай ук Р.Ханнанов социаль инфраструктура объектларында автоматик янгын сигнализациясе һәм эвакуация белән идарә итү системасы тиешле халәткә китерелә, шулай ук тревога сигнализациясе комплекслары урнаштырыла, дип сөйләде. «Башкарылган эш нәтиҗәсендә, 2017 ел белән чагыштырганда, янгын сагы пультына автоматик янгын сигнализациясе системасының ялган хәвефле хәбәрнамәләре саны 2 тапкырга кимеде», - диде Р.Ханнанов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.08.2019
Видеорепортаж
12.08.2019 12:47
Казанның биш җәмәгать киңлегендә видеокүзәтү камералары урнаштырылачак
Барлык яңалыклар