В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш принцибына төзәтмәләр кертелгәннән соң уңышка ирешелгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша килгән гаризаларны карау буенча күрсәткечләр сизелерлек яхшырган. Бу елны хәл ителгән мәсьәләләр өлеше 56 проценттан 81 процентка кадәр артты, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин.
«Гражданин, системага шикаять юллап, муниципаль хакимият вәкилләренең ярдәменә өметләнә һәм мәсьәләне хәл итәргә тели. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүченең эшнең юридик аспектларына төшенүе ул кадәр үк әһәмиятле дә түгел», - дип аңлата Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы.
Гаризаларны карап тикшерү гамәлен тагы да уңайлы итү өчен эш принцибына төзәтмәләр кертелгән. Административ йогынты чараларын кулланганнан соң, гариза мәгълүмат системасында юкка чыга, әмма ул, мәсьәлә тулысынча хәл ителгәнче, Административ-техник инспекция идарәсе җитәкчесенең эчке контролендә кала, дип аңлатты идарә башлыгы.