В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көн саен ишегалларын чистартуга 1,4 меңгә якын урам чистартучы чыга
Февраль Казанда күп карлы булды: ай башыннан шәһәрдә 196% кар яуды, бу ике айлык нормадан артып китә. Көчле явым-төшемнәонең нәтиҗәләрен коммуналь хезмәтләр үз өстенә алды – көн саен ишегалларын чистартуга 1,4 меңгә якын урам җыештыручы чыга – ишегаллары, квартал эчендәге машина юллары чистартыла. Түбәләрнең куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә, аларның күбесен туктаусыз бураннар аркасында дүртәр тапкыр чистартырга туры килде.
Фото: Денис Гордийко
Казан Башкарма комитетында кичә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм шәһәр прокуроры Илдар Исмәгыйлев җитәкчелегендә киңәйтелгән штаб утырышы булды. Анда катнашу өчен шәһәрнең идарәче компанияләре җитәкчеләре чакырылган иде. Бу шәһәр Башкарма комитетында идарәче компания катнашында беренче штаб түгел, бу юлы чакыру өчен сәбәп булып халыктан йорт яны территорияләрен җыештыруга шикаятьләрнең артуы, шулай ук җыелган кар аркасында түбә ишелүнең берничә очрагы булды.
Торак милекчеләре ширкәте дә, идарәче компания дә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты яки шәһәр Башкарма комитеты карамагындагы учреждениеләр булып тормый, ә идарәче компанияләр эшенә бәяне бары тик халык кына бирә ала, дип билгеләделәр киңәшмәдә. Хакимият органнарына кергән мөрәҗәгатьләргә караганда, аерым идарәче компанияләргә халык тарафыннан җитди шелтәләр бар.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин белешмәләре буенча, Казанда йорт яны территорияләренең мәйданы 10 млн кв.м тәшкил итә. Идарәче компанияләрнең урам чистартучыларына кардан соң беренче сәгатьләрдә нәкъ менә шундый күләмдә җыештырырга кирәк. Әмма юлларны авыр техника җыештырса, ишегаллары күп очракта кул хезмәтенә һәм кече механизацияләштерүгә бәйле. Шул ук вакытта Казанда февраль башыннан 196% явым-төшем булган, бу ике айлык нормадан артык. Шул ук вакытта Казанда урам җыештыручылар кытлыгы 900 кешегә җитә. Нәтиҗәдә, кайбер ишегалларында вәзгыять, куелган тырышлыкларга карамастан, катлаулы булып кала һәм анда яшәүчеләрнең гадел шелтәләрен тудыра.
16 февральдән Казанда 4 мең 177 йортның 2 мең 406сы чистартылган – бу якынча 60%. Соңгы тәүлектә 1,4 меңгә якын урам җыештыручы, шул исәптән 97 эшкә җәлеп ителгән эшче, һәм 261 берәмлек махсус техника эшкә чыкты, шуларның 156 берәмлеге үзебезнеке, 105 берәмлек ялланган. Бер тәүлектә 642 йорт чистартылган.
Кыенлык шунда ки, кар яву туктамый, шуның аркасында урам җыештыручылар кичә чистарткан булса да, яңадан ишегалдын җыештырырга чыгарга мәҗбүр булалар. Нәтиҗәдә идарәче компанияләр, Казанның төзекләндерү кагыйдәләре таләп иткәнчә, аерым ишегалларын җыештырырга өлгерми. Ишегалларының күп өлеше кар ява башлаганнан бирле бүгенге көнгә кадәр, кайбер ишегалларының берничә тапкыр чистартылуын исәпкә алып, торакчылар кыска вакыт эчендә 13 334 ишегалдын кардан чистарткан.
Шуның белән бергә торак милекчеләре ширкәте яисә идарәче компания территорияләрне җыештыру өчен тиешле чаралар күрмәгән аерым ишегалларына да күп санда шикаятьләр килә. Мәсәлән, «Батыршин-30» торак ширкәте (Батыршин ур., 30), «Заря-27» торак комплексы (Батыршин ур., 30), «Заря-31» торак ширкәте (Серов ур., 12), «Наш дом-4» торак ширкәте (Толбухин ур., 21), «Три богатыря» ИК (Танк ур., 2) рейтингта лидерлар булдылар.
Шул ук вакытта идарәче компанияләр тарафыннан кар чыгару бүген Казанның барлык ишегалларында да оештырылмаган – бары тик 400 КФЙ милекчеләре генә ишегалдын җыештыруга тарифка салынмаган әлеге хезмәт өчен түләргә карар кылган. Төзекләндерү кагыйдәләре буенча яшел зоналарга кар туплау рөхсәт ителә, күпчелек йортлар шуннан файдалана. Әмма быел кар шулкадәр күп ки, аерым ишегалларында җыярга урын юк инде. Моннан тыш, аларның кайберләрендә яз көне бу су басуга китерергә мөмкин.
Прокуратура вәкилләре билгеләп үткәнчә, идарәче компанияләр, бер тапкыр үткәрелә торган очрашулар белән чикләнеп, халык белән аңлату әңгәмәләрен җитәрлек дәрәҗәдә үткәрмиләр. Шәһәр хакимияте шулай ук идарәче оешмаларны бу мәсьәләне аңлату буенча халык белән активрак эшләргә өндәде: кар чыгару коммуналь хезмәтләрнең стандарт исемлегенә керми, һәм аны түләү өчен милекчеләрнең гомуми җыелышы карары таләп ителә.
Тәүлек эчендә 178 түбә чистартылган, ә 16 февральдән – 578, дип хәбәр итте штабта Хисмәтуллин. Көн саен түбәләрне кардан һәм боздан чистартуга, ИК хезмәткәрләренә өстәмә рәвештә, 500 гә якын сәнәгать альпинисты җәлеп ителә, бу гадәти көннәргә караганда 5 тапкырга күбрәк. Кар ява башлаганнан бирле алар 4,5 меңнән артык түбә эшкәрткән, кайбер участоклар берничә тапкыр кар яву аркасында кабат чистартылган. Шуның белән бергә кар күп булу альпинистлар бригадасына көненә нибары бер-ике түбә чистартырга мөмкинлек бирә, ә гадәттәге явым-төшемнәр вакытында өч-дүрт түбә тәртипкә китерелә.
Әмма Гафаров иңкү түбәләрне чистартуда идарәче компанияләрнең вакытында эшкә крешемәгәнен тәнкыйтьләде. Февраль башыннан түбә өлешчә ишелүнең берничә очрагы теркәлгән. Аның фикеренчә, идарәче компаниянең техник хезмәтләре еш кына «сөйләмдә» генә чорма биналарын, түбә тоткан бәлкәләрнең торышын тикшерә.
Казан прокуроры Илдар Исмәгыйлев идарәче компаниясенә һәм торак милекчеләре ширкәтенә карата тәнкыйтьне хуплады. «Идарәче компанияләр үз эшләре белән шөгыльләнергә һәм түбәләрне җыештыру өчен җаваплылык, ишегалды территорияләре кебек үк, алар өстендә икәнен истә тотарга тиеш. Без фаҗигале очракларга юл куймаска тиеш», – дип ассызыклады Илдар Исмәгыйлев.
Киңәшмәдә шулай ук чүп-чарны чыгару, бистәләрдә юлларны җыештыру, социаль объектларга керү юлларын чистарту мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.