В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта мультипликация дәресләренә 15 бала һәм яшүсмер йөри
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның «Крылья» инклюзив үзәге базасында «Дети АУ» анимация студиясе ачылды. Анда мультипликация дәресләре уздырыла, балаларга режиссер Евгений Тишкин һәм анимация рәссамы Елена Ермолаева белем бирә. Бүгенге көндә студиягә атнага 15 яшүсмер йөри, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.
«Крылья» инклюзив үзәгендә моңа кадәр арт-блок булган инде, үзәккә йөрүчеләр профессиональ режиссерлар белән шөгыльләнгән. Сценарий лабораторияләрендә һәм мультимедиа дәресләрендә балалар үз тарихларын эшләгән, тавыш яздыру һәм монтажлау нигезләрен өйрәнгән, әсәрне сәхнәгә куюда, креатив чараларда һәм программалар төшерүдә катнашканнар.
«Дети АУ» анимация студиясе үзәктә шөгыльләнүчеләрнең мультимедиа иҗаты буенча дәвамлы эшчәнлеге булып санала. Хәзер алар моңа кадәр үзләштергән белемнәрен чын тарихлар, автор уйдырмалары иҗат итүдә һәм анимация дәресләрендә геройлар, сюжетлар булдыруда куллана алачак. Балаларга әлеге юнәлештә режиссер Евгений Тишкин һәм анимация рәссамы Елена Ермолаева белем бирә.
«Әлеге юнәлешнең күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан, балалар инде бик матур һәм оста ясалган эшләр иҗат итә. Болар бар да үзенчәлекле иҗади һөнәри сынаулар. Дәресләр ярдәмендә укучыларның мөмкинлекләре ачыла, һөнәри юл сайлыйлар һәм арт-юнәлешләр, креатив индустрияләр буенча профориентация узалар», - дип сөйләде «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.
Хәзерге вакытта студия атнага ике көн, 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшли. Дәресләргә 15 бала һәм яшүсмер йөри. Нигездә, бу 13 яшьтән 19 яшькә кадәрге аутизмнан интегүче балалар.
Студиядә шөгыльләнүчеләр инде әзер проектларны тәкъдим итәргә өлгергән. Мәсәлән, алар төрле техника (рәсемле анимация, кәгазьдән яки картоннан ясалган яссы фигуралар белән эшләү) һәм төрле материаллар (пластилин, ком) кулланып, авторлык эшләре һәм анимация фильмнары булдырганнар. Әле күптән түгел генә балалар шулай ук чәк-чәк турында үз мультсериалларын эшләгән.
«Сериал булдыру – ул инде команда эше. Ә безнең нозология өчен бу аралашу һәм хезмәттәшлек буенча бик яхшы арт-тренинг», - диде Татьяна Мерзлякова.
Киләчәктә инклюзив үзәктә «Канатлы ял көннәре» юнәлешен ачу күздә тотыла. Аның кысаларында тәрбияләнүчеләр өч көн дәвамында фатирда төн кунарга кала алыр иде, ди белгечләр. Шулай ук «Инклюзив димче» гаилә клубын оештыру планнары белән яшиләр. Әлеге проект ярдәмендә гаиләләр белән тыгыз элемтәдә булып, никахтагы мөнәсәбәтләр этикасы турында фикер алышачаклар.
Хәзерге вакытта күнекмәләр фатиры булган инклюзив күпформатлы «Крылья» үзәгенә сәламәтлекләре чикле якынча 100 бала йөри. Алар арасында – 60 резидент, 20 кунак һәм 20 яңа укучы. Алар кайбер дәресләрдә генә катнашалар һәм әлеге балаларны акрынлап үзәккә ияләндерү эше алып барыла. Киңлектә дәресләр Татарстан Республикасы рәисе гранты чараларына үткәрелә.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында хәбәр итүләренчә, «Луч» яшүсмерләр үзәгендә дә яңа юнәлеш барлыкка килгән. Балаларның иҗади сәләтләре белән бергә, аларны көнкүреш эшләренә өйрәтү дә бик мөһим. Нәкъ менә шуның өчен инклюзив үзәктә тегү төркеме ачылган. Хәзерге вакытта биредә 7 кыз яңа күнекмәләргә өйрәнә.
Тегү курсларыннан тыш, үзәктә адаптив физик тәрбия, Кытай сугыш сәнгате Вин-чун, вокал, логопед белән аерым дәресләр, шулай ук төркемнәрдә логоритмика һәм канистерапия (махсус өйрәтелгән эт белән дәресләр) чаралары уза. Моннан тыш, биредә тегү, рәсем сәнгате һәм аш-су әзерләү буенча даими остаханәләр үткәрелә.
«Луч» инклюзив үзәгенә бүгенге көндә 48 бала йөри.
Алдарак «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешма штаб-фатирында балалар өчен инклюзив типография ачылуы хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге мәйданчык инвалид яшьләрне күздә тотып, һөнәри күнекмәләр үзләштерү һәм хезмәт эшчәнлегенә әзерлек максатыннан булдырылган. Типография битараф булмаган Казан иганәчеләре катнашында җыелган акчалар хисабына төзелгән.