Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2021, 17:42

Якындагы биш елда Росстат статистик мәгълүматларны җитештерүнең бөтен процессын тулысынча цифрлаштырырга планлаштыра

25-нче июньдә Статистика хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Росстат үсешенең төп векторы якындагы биш елга рәсми статистик мәгълүматлар җитештерү процессын цифрлаштыру булачак. Бу хакта бүген һөнәри бәйрәмнәрен – статистика хезмәткәрләре көнен билгеләп үтүче ведомствода хәбәр иттеләр.

Агымдагы ел Дәүләт статистикасы органнары өчен зур күләмле чаралар – Бөтенроссия халык санын алу, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын һәм авыл хуҗалыгы санын алуны үткәрү елы булачак.

2021 елның октябрендә узачак халык санын алу Россия тарихында уникенче булачак, ул яңа цифрлы форматта узачак. Яңа мәгълүмати технологияләр халык санын алуның барлык этапларында кулланылачак: мәгълүматны җыюдан алып анализлауга кадәр.

Халык санын алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) стандарт яки расланган хисап язмасы булган очракта электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Моны компьютердан яки смартфоннан, яисә «Минем документлар» күпфункцияле үзәкләренең берсендә электрон исәпкә алу кәгазен тутырып, теләсә нинди уңайлы ысул белән эшләргә мөмкин булачак.

Исәпкә алучылар илебезнең программа белән тәэмин ителгән планшет компьютерларын кулланып сораштыру үткәрәчәк. Исәпкә алу кәгазьләре аерым очракларда, мәсәлән, планшет компьютер сафыннан чыккан очракта кулланылачак.

Белгечләр «Халык» цифрлы аналитик BI-платформасы ярдәмендә исәпкә алу нәтиҗәләренә тулы анализ ясаячак. Әйтергә кирәк, ул махсус шул максат өчен эшләнгән. Шулай итеп, цифрлаштыру исәпкә алуны уздыру процессына гына түгел, аның нәтиҗәләре белән алга таба эшләүгә дә кагылачак.

Белешмә

Статистика хезмәткәрләре көне 25-нче июньдә билгеләп үтелә. 210 ел элек, 1811 елда, Александр I император манифесты белән полиция министрлыгы оештырыла, аның составында мөстәкыйль структур бүлекчә – статистик бүлек формалаштырыла. Статистика бүлегенең беренче хезмәткәрләре махсус эшләнгән исәпкә алу формаларында һәлакәтләр, туу һәм үлем очракларын теркәгән. Моннан тыш, хезмәткәрләр халык, авыл хуҗалыгы, сәнәгатькә һәм тулаем ил буенча аерым мәгълүматлар белән статистик таблицалар төзегән.

Шуңа күрә Россиядә дәүләт статистика хезмәте барлыкка килүнең рәсми датасы булып 1811 елның 25-нче июне санала.

Барлык яңалыклар