В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Елмай» паркын, тематик юл күрсәткечләрне һәм укучыларның туклану программасын дипломнар белән билгеләп үттеләр
Казан проектлары БДБ һәм ЕАИС шәһәрләре практикасының «Город, где хочется жить» XVII Халыкара смотр-конкурсында җиңүче булды. Татарстан башкаласын өч номинациядә дипломнар белән билгеләделәр. Дипломантлар исемлегенә шулай ук Мәскәү, Алма-Ата, Грозный, Кострома, Магадан һәм башка шәһәрләр кергән.
Конкурска нәтиҗәләрне БДБ башкалалары һәм эре шәһәрләренең Халыкара Ассамблеясе (ШХА) утырышы кысаларында ясадылар, дип хәбәр итәләр оешма сайтында. Барлыгы 30 шәһәр үз проектларын тәкъдим итте. Җиңүчеләрне сайлаганда социаль һәм икътисади нәтиҗәләрне, сыйфатны, нәтиҗәлелекне һәм практиканы башка шәһәрләргә тарату мөмкинлеген бәяләделәр.
Эксперт комиссиясе Казан проектларын түбәндәге номинацияләрдә билгеләде: «Мәктәптә туклануны оештыруга системалы эзлекле якын килү өчен» – «Балаларга сәламәт туклану программасы»; «Креатив ачык киңлек булдырган өчен» – «Елмай» балалар паркы; «БРИКС саммиты алдыннан шәһәр буенча тематик юл күрсәткечләрен эшләгән өчен».
Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләрендә туклануны реформалаштыру турындагы карар 2006 елда ук кабул ителгән иде. Моңа кадәр мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруга бердәм караш юк иде. Проблеманы хәл итү өчен «Балаларга сәламәт туклану» шәһәр программасын эшләтеп җибәрделәр. Аның кысаларында бердәм меню, төшке аш өчен акчасыз түләү кертелде, сәламәт туклануны пропагандалау буенча проектлар гамәлгә ашырылды, мәктәп ашханәләре яңартылды.
3,4 га мәйданлы «Елмай» паркы Казансу елгасы яр буенда «УРАМ» экстрим-паркы һәм ТР Милли китапханәсе арасында урнашкан. Киңлек уникаль балалар мәйданчыгыннан, павильоннардан, күзәтү мәйданчыгы булган яшел лабиринттан һәм вакыйгалар зонасыннан тора. Парк баскыч аша Фукс бакчасы белән тоташтырылган.
Конкурсның өченче җиңүчесе – шәһәр буенча тематик юл күрсәткече – балаларга һәм аларның ата-аналарына ТР башкаласының мәдәният тарихын һәм аның үзенчәлекле булуын өйрәнүдә ярдәм итү өчен булдырылган махсус мәгълүмати ресурс. Ул мәгълүматны җиңел һәм мавыктыргыч форматта тәкъдим итә. Балалар юл күрсәткече белем бирүне генә түгел, күңел ачуны да үз эченә ала: аның битләрендә шәһәр турында табышмаклар, ребуслар, республиканың милли геройлары турында әкиятләр, шулай ук төп истәлекле урыннар һәм татар мәдәниятенең элементлары белән буягычлар табарга мөмкин.
Шәһәр практикалары смотр-конкурсы Халыкара башкалалар һәм эре шәһәрләр ассамблеясе (ХША) тарафыннан гамәлгә куелган. Ул БДБ Башкарма комитеты, Евразия икътисадый комиссиясе (ЕврАзИС), шулай ук РФ Дәүләт Думасының федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты һәм Бөтенроссия җирле үзидарә советы (БҖҮС) белән берлектә уздырыла.
Казан практикалары беренче тапкыр гына билгеләп үтми. 2022 елда биш проект конкурста җиңүче булды. Жюри Акчарлак күлен төзекләндерү, караучысыз калган хайваннарны яклау проектларын, «Тәмле Казан» фестивален һәм башкаларны билгеләп үтте.