Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.01.2026, 09:54

Татарстанда көчле кар явуның яңа дулкыны көтелә

Синоптиклар фаразы буенча, катлаулы метеошартлар ким дигәндә дүшәмбегә, 2 февральгә кадәр сакланачак

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстанга чираттагы яңа карлы циклон якынлаша. Синоптиклар фаразы буенча, республикада һәм аның башкаласында көчле явым-төшем, буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая. Һава торышы актив атмосфера фронтлары узу аркасында сизелерлек үзгәрә.

Бүген көндез Казанда көньяк-көнбатыштан исәчәк җил, юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртеп, аның тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -10..-12 градусны күрсәтәчәк.

Катлаулы метеошартлар ким дигәндә дүшәмбегә, 2 февральгә кадәр сакланачак. Бу көннәрдә республиканың кайбер районнарында җилнең тизлеге секундына 15–17 метрга кадәр көчәя. Халыкка сак булырга, транспорт чараларын йөртүчеләргә ерак сәфәргә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 30 гыйнвар киченнән «Буран» планы гамәлгә кертелде. Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 26,5 мең тонна кар чыгарылган. Юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 1,3 мең тонна материал: 476 тонна реагент һәм 908 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.

Барлык яңалыклар