Иртәгә, 20 сентябрьдә, Казан халкына авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәяләреннән 15% ка кадәр түбәнрәк бәядән тәкъдим итәчәкләр.
Сәүдә 6:00 дан 13:00 кә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак:
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур., 7
Беломорск ур., 6
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
Киров районы
Ә.Авзалова ур., 15 (Салават күпере)
Батыршин ур., 20
Краснококшайск ур., 150/2
Революция ур., 12
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев ур., 10
Х.Ямашев пр., 71а
Идел буе районы
Җиңү пр., 46в
Ю.Фучик ур., 64 (1 корп.)
Совет районы
Аграр ур., 2
Липатов ур., 7
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен сәүдә якшәмбе, 21 сентябрьдә, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быелгы язгы ярминкәләр йомгаклары буенча шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт
сатып алган .