В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт «Крылья Советов» паркында уздырыла
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 23 ноябрь көнне, «Крылья Советов» паркында кышкы «Күрше» фестивале кысаларында концерт узачак. «Братья Грим» рок-төркеме чараның хедлайнеры булыр дип көтелә. Коллектив күпләргә яхшы таныш хитларны – «Кустурица», «Ресницы» һәм башка популяр җырларын башкарачак.
Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен Malsi Music & Ilgiz чыгыш ясаячак. Фестиваль мәйданчыгында шулай ук фотозона, балалар өчен интерактив зона, кайнар эчемлекләр һәм кышкы тәм-томнар белән фудтрак оештырачаклар, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Чара бушлай үткәрелә. Оештыручылар саф һавада матур җырлар тыңлап ял итәргә теләүче барлык шәһәр халкын 14:00 сәгатьтә паркның «Кабырчык» сәхнәсендә узачак тамашада көтеп кала.
Чараны Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе белән бергә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты үткәрә.
Алдарак «Күрше» фестиваленең кышкы сезонына гаризалар кабул ителә башлавы турында хәбәр ителгән иде. Чаралар ишегалларында һәм иҗтимагый киңлекләрдә оештырылачак. Конкурста катнашучылар Татарстан халыкларының кышкы спорт төрләрен, мәдәниятен үстерү һәм йорт хайваннарына җаваплы мөнәсәбәт буенча тәкъдимнәр кертә ала. Гаризаны 28 ноябрьгә кадәр теләге булган һәр кеше җибәрә һәм үзенең кышкы активлыгын тәкъдим итә ала.