В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу техник сәбәпләр белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
20 февральдән 25 февральгә кадәр Казан белән аэропорт арасында йөрүче шәһәр яны поездларының җәдвалы үзгәрәчәк. Төзәтмәләр техник сәбәпләр белән бәйле һәм берничә кичке рейска кагылачак.
6710 номерлы электропоезд ТР башкаласыннан 18:03 сәгатьтә китәчәк, бу гадәти графиктан 7 минутка иртәрәк. Аэропортка килү 18:32 гә планлаштырылган.
Кире юнәлештә пассажирлар аэропорттан 6711 номерлы поездда 18:41 сәгатьтә, 8 минутка иртәрәк китә алачак һәм Казанга 19:11 сәгатьтә килеп җитәчәк.
6720 номерлы поезд Татарстан башкаласыннан гадәти җәдвалдан 1 минутка соңрак – 18:40 та китәчәк. Аэропортка килү вакыты – 19:10 да.
«Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пассажирларга көнүзәк җәдвалны алдан ук ачыкларга киңәш итәләр.
Тулырак мәгълүматны шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында, «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында һәм +7(937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча белергә мөмкин.