Фото: Денис Гордийко
Татарстан башкаласында 27 февральдә 30 нчы маршрут буенча бушлай автобус йөриячәк. Акцияне Рамазан аена багышладылар. Инициатива «Зәкәт» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
«708» борт номерлы автобуста йөрү 6:00 дан 18:00 гә кадәр бушлай булачак. Транспорт чарасының алгы пыяласына махсус табличка урнаштырачаклар, ә салонны бәйрәмчә бизәячәкләр. Җәмәгать транспорты Азинодагы «Дуслык» тукталышыннан Юдино бистәсендәге «Вокзал яны» тукталышына кадәр йөриячәк.
30 нчы маршрут озынлыгы буенча сайланган: ул Совет, Идел буе, Вахитов һәм Киров районнарын тоташтыра һәм көн саен күпләп кеше, шул исәптән фонд карамагындагыларны йөртә.
Проект социаль ярдәм аеруча мөһим булган пассажирларга ярдәм итүгә, шулай ук Рамазан көннәрендә хәйриячелекне таратуга юнәлдерелгән. Сәфәр вакытында шәһәр халкына Рамазан аеның мәгънәсе һәм изге гамәлләрдә катнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Бу көнне автобуста мохтаҗларга һәм каты авыру балаларны дәвалауга QR-код ярдәмендә иганә ясарга мөмкин булачак.
«Рамазан маршруты» инициативасын «Зәкәт» фонды беренче тапкыр моннан ике ел элек сынап караган иде, һәм акция халыкта да хуплау тапты. Быел оештыручылар ярдәмне киңәйтергә планлаштыралар: марафон кысаларында каты авырулы 100 балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтергә ниятлиләр.