Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.04.2022, 13:12

Р.Миңнеханов: «Видеокүзәтү камералары ярдәмендә 2021 елда Татарстанда 1787 җинаять ачылды»

Республикада 67 меңнән артык видеофиксация камерасы эшли.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы апрель). Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Иминлек советының һәм Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең уртак утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Чарада катнашучылар «Имин шәһәр» комплекслы проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов гражданнар куркынычсызлыгын тәэмин итү дәүләт идарәсе органнарының мөһим бурычы булып торуын билгеләп үтте. «Проектны гамәлгә ашырудан төп уңай нәтиҗә – җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү һәм хокук тәртибен тәэмин итү. Кабул ителгән карарлар җинаятьләрне ачу күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, видеокүзәтү камераларыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2021 елда 1787 җинаять ачылган», - диде ТР Президенты.

Проект 5 юнәлеш буенча тормышка ашырыла: җәмәгать урыннарында камералар (урамнар, парклар, скверлар), күп фатирлы торак йортлардагы камералар, транспорт инфраструктурасы объектларында камералар (тимер юл һәм автовокзаллар, күперләр, эре юл чатлары), социаль объектларда камералар (мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм мәдәният объектлары), коммерция объектларында камералар (кибетләр һәм сәүдә үзәкләре), дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә республикада 67 меңнән артык видеокамера эшли. «Һәр камера өчен мәгълүмати китапханә булдырылган. Геопорталга 54 мең камера турында мәгълүмат кертелгән – аларның гомуми саныннан 81% ы. 3,3 мең җайланма өчен реаль вакыт режимында видео карау мөмкинлеге гамәлгә ашырылган», – дип хәбәр итте ТР дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Моннан тыш, 2022 елның 3 аенда гына да камералар ярдәмендә 502 җинаять ачылган һәм 1745 хокук бозу очрагы кисәтелгән. «Видеокүзәтү системасының актуальлеге һәм кирәклеге көн саен диярлек раслануына шик юк», - диде ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин.

Аның сүзләренә караганда, «Имин шәһәр» видеокүзәтү системаларының нәтиҗәлелеген арттыру өчен кайбер норматив һәм техник карарлар кирәк. Алар арасында – кулланыла торган техник чараларга тулы ревизия ясау, бердәм видеокүзәтү платформасы булдыру, «акыллы» домофоннар санын арттыру, муниципаль дәрәҗәдә эш төркемнәре булдыру, архив видеоязмаларына керү регламентын яңарту һ. б.

Татарстан Президенты республиканың Финанс министрлыгына муниципалитетлар белән бергә булган видеокамераларга аудит үткәрергә, шулай ук 2025 елга кадәр «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын алга таба үстерү концепциясен эшләргә кушты.

Фоторепортаж

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар