В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган һәр кеше балта эше, тегү, бәйләү, өстәл бизәү серләренә төшенәчәк
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласының берничә яшүсмерләр клубында «Үзең эшләп кара» проекты башлана. 15–22 ноябрь көннәрендә казанлылар өчен көнкүрештә кирәкле күнекмәләрне үстерү остаханәләре уздырыла. Чараларда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр кешеләре катнаша ала.
Катнашучылар ике сәгатьлек дәресләрдә көндәлек тормышта һәрдаим кирәкле сантехника, электрика күнекмәләрен өйрәнәчәк, паек нигезләре, балта осталыгы, тегү һәм бәйләү, өстәл бизәү, шулай ук «дзен» стилендә өй җыештыру кебек юнәлешләрне үзләштерә алачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Проектта катнашу өчен үзең сайлап алган клуб төркеменә «Үзең эшләп кара проектында катнашырга телим» тамгасы белән хәбәр язып, теркәлергә кирәк. Учреждениеләрнең адресларын әлеге сылтама буенча табарга була.
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә республика муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, атна дәвамында Казанның яшүсмерләр клубында төрле бушлай чаралар оештырыла. Бүген дә яшьләр өчен берничә чара үткәрелә.
«Юни» клубында 15:00 сәгатьтә сәйлән үрү буенча ачык дәрес узачак. 17:00 сәгатьтә яшьләрне «Арена» клубына акрил буяулар кулланып шопер бизәү остаханәсенә чакыралар. Очрашуга килү өчен, +7(987)292-71-25 телефон номерына шалтыратып, алдан язылырга була. 19:00 сәгатьтә яшүсмерләр «Энергетик» клубында каратэ буенча осталыкларын сынап карый алачак.