В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иске Татар бистәсендә җыелган гуманитар ярдәм Украинадан мәҗбүри күченеп килгән халыкка юлланды
«Иске шәһәр» префектурасы Украинадан мәҗбүри күченеп килүчеләргә теләктәшлек белдереп, аларга гуманитар ярдәм җибәрде. Күченүчеләр өчен җыелган кирәк-яракны качакларны вакытлыча урнаштыру нокталарына илтеп тапшырдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, Казанга килгән халыкның күбесе Мариупольдән.
Ике атна дәвам иткән хәйрия чарасында тарихи үзәкнең дистәдән артык кешесе, префектура белгечләре һәм Казанның «КамаСтройИнвест», «СпецКаучукРемСтрой», «Живой город», «Күпләп сату үзәге» һәм «Иске шәһәр» идарәче компаниясе кебек эре предприятиеләре катнашты.
Гомумән алганда, игелек эшләргә әзер затлар шушы вакыт аралыгында гуманитар ярдәм җыю пунктына якынча 200 мең сумлык иң мөһим кирәк-ярак: кием-салым, аяк киеме, шәхси гигиена предметлары, балалар өчен аслыклар, сөлгеләр, кер порошоклары, канцелярия товарлары, китаплар һәм уеннар китерде.
Искәртеп узабыз, гуманитар ярдәм максатыннан Украинадан мәҗбүри күченүчеләргә кирәк-ярак җыюны апрель башында «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин игълан иткән иде.
Хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр хәзер дә Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 40/1 адресы буенча урнашкан «Иске шәһәр» префектурасы бинасына килеп, күченүче халыкка кирәкле әйберләрне калдырып китә ала. Эш вакыты: сәгать 9:00 дән 18:00 гә кадәр. Белешмәләр өчен телефон номеры: 8 (843) 221-49-83.