В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа система хезмәт күрсәтү вакытын кыскартачак һәм процедурасын гадиләштерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май, Алинә Бережная). Казанның район администрацияләрендә биш муниципаль хезмәтне оптимальләштерү буенча Проект офисы тарафыннан эш алып барыла. Кичә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә проект командалары Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга үз эшләренең нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Очрашуда шулай ук Проект офисы җитәкчесе булган Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин һәм Казанның район администрацияләре башлыклары катнашты.
Күрсәтелә торган муниципаль хезмәтләрнең барлык процессларын комплекслы рәвештә үзгәртү буенча эш ике ел дәвамында алып барыла. Бу вакыт эчендә 20 хезмәтнең сыйфатын, үтемлелеген һәм үтә күренмәлелеген яхшырта алдык.
«Быел безнең эш тизлеге бик әйбәт. Хәзер без эш вакытын шактый киметә һәм яраштыра торган ведомстволарның санын азайта алырлык этапка чыгабыз, алга таба барлык хезмәтләр дә цифрлы рәвешкә күчереләчәк», - диде Р.Шәфигуллин.
Агымдагы елның март аеннан муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү Казанның район администрацияләрендә башланды. Шәһәрнең һәр администрациясендә нәтиҗәле эшләү өчен проект командалары булдырылды, алар район администрацияләре тарафыннан күрсәтелә торган, зур ихтыяҗ булган муниципаль хезмәтләрне яхшырту һәм оптимальләштерү планын эшләделәр.
Хезмәт күрсәтүне кулланучылар алдында торган иң еш проблемалар - хезмәтләр күрсәтелү тизлеге, аларның аз таралуы, үтә күренмәлелек булмау һәм регламентлаштырылган срокларга туры килмәү, дип билгеләп үтте Р.Шәфигуллин.
Мәсәлән, торак биналарны торак булмаганга, торак булмаган йортларны торакларга күчерү хезмәте 20 көнгә кадәр вакыт эчендә алып барыла һәм зур документлар пакетын әзерләүне таләп итә.
Инде бүген үк Казанның Совет районы администрациясенең проект командасы кабул итүгә документлар исемлеген анализлады. «Бу исемлектән Санэпиднадзор (СЭН) өземтәсен төшереп калдырырга, шулай ук килешүчеләрнең исемлеген кыскартырга тәкъдим ителә. Бу хезмәт күрсәтү вакытын 20-дән 15 эш көненә кадәр кыскартачак», - диде Казан шәһәре Совет районы администрациясенең проект җитәкчесе Булат Алеев.
Шулай ук чикләрендә шәхси торак йортлар урнашкан җир участоклары чикләрен булдыру һәм аныклау белән бәйле мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау срокларын кыскарту тәкъдим ителә. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсеннән проект җитәкчесе Олеся Петрова сөйләгәнчә, көн саен документлар кабул итүне алып бару һәм гражданнарга хезмәтләрнең әзерлеге турында СМС-мәгълүмат бирүне эшләтеп җибәрү оптималь карар булачак. Казанның Совет районы администрациясендә 1-нче апрельдән бердәм тәрәзә принцибы кулланыла, анда гариза бирүчеләр саны ел башыннан 2687 кеше тәшкил иткән, ә аннан соң – 3 мең.
Торак биналарны хосусыйлаштыру хезмәтләре шәһәрлеләрдә популярлык казана. Әйтик, узган ел мондый хезмәт өчен Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенә генә дә 736 казанлы мөрәҗәгать иткән, дип сөйләде Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясенең проект җитәкчесе Айрат Әхмәдуллин. Әлеге хезмәт белән эшне җиңеләйтү өчен проект командасы кабатлана торган операцияләрне бетерергә, аерым алганда, мөрәҗәгать итүче тарафыннан хосусыйлаштыруда катнашмавы турындагы белешмәне алу тәҗрибәсеннән баш тартырга тәкъдим итә, шуның нәтиҗәсендә комплекслы хезмәт алу - муниципаль милекне теркәү белән бергә социаль-найм килешүе төзү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Халык арасында популярлык буенча балигъ булмаганнарга күчемсез милек буенча алыш-биреш ясауга рөхсәт итү буенча хезмәт күрсәтү дә калышмый, 2018 елда гына да Казан районнары администрацияләренә әлеге хезмәт өчен 2180 кеше мөрәҗәгать иткән. Казанлыларга ипотеканы алдан хуплау турында мәгълүмат бирү өчен проект командасы ипотека кредитлары бирә торган коммерцияле банклар белән эшне башлап җибәрергә тәкъдим итә, диде проект җитәкчесе Ирина Бочкова.
Шул исәптән банкның хезмәт күрсәтү өчен керү ноктасы булу мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.
Очрашуда гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек, дача коммерциягә нигезләнмәгән берләшмәләр әгъзасы булган гражданга җир кишәрлеген бушлай бирү хезмәте күрсәтү фикер алышуның тагын бер темасы булды. Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясеннән проект җитәкчесе Данил Зыятдинов Бердәм картографик система булдырырга тәкъдим итте, ул клиентларның канәгатьлеген генә түгел, структур бүлекчәләр арасында хезмәттәшлекне дә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Муниципаль хезмәтләрне оптимальләштерү аларны цифрлы рәвешкә күчерүне дә күздә тота. Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр 47 хезмәтне цифрлы рәвешкә күчерү планлаштырыла, аларга муниципаль хезмәтләр өчен барлык мөрәҗәгатьләрнең 78%-ы туры килә.
Бу ел яңалыкларының берсе ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм ТР күпфункцияле үзәге системасы белән «Муниципаль хезмәтләр белән идарә итү» системасын интеграцияләү булды.
«Каралу статусы турында хәбәрләр автомат рәвештә мөрәҗәгать итүче тарафыннан күрсәтелгән номерга җибәрелә, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе я органга – керү чыганагына, яисә мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына килә», - дип аңлатты Р.Ханнанов. Ә 15-нче майдан башлап муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең статусы турында мәгълүмат физик затларга Россия дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирелә.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин барлык проект төркемнәренең дә куелган бурычларны яхшы үтәүләрен һәм максатка ышанычлы баруын билгеләп үтте. «Без әлегә арадагы этапта, төп нәтиҗәне без барлык процессларны оптимальләштергәч күрә алачакбыз һәм, иң мөһиме, барлык хезмәтләрне халык өчен уңайлы итә алачакбыз», - дип йомгаклады Д.Калинкин.