В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлыларга цифрлы телевидениегә күчәргә 200 волонтер ярдәм итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Татарстанның 1800-дән артык волонтеры цифрлы телевидение урнаштыру буенча укуын тәмамлады, Казанда шәһәрлеләргә 200 волонтер ярдәм күрсәтәчәк.
Волонтерлар укытуның икенче этабы кичә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә тәмамланды, анда 20-дән артык үзирекле, шулай ук «Жизнелюб» социаль проектында катнашучылар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу ел башыннан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә волонтерлар өчен уку курслары үткәрде, алар казанлыларга цифрлы телевизион сигналны кабул итү өчен җиһазлар урнаштыруда ярдәм итәчәк.
Волонтерлар ярдәме кирәк булган очракта, шулай ук өстәмә мәгълүмат кызыксындырганда түбәндәге түләүсез номерга шалтыратырга: 8 800 220-2002, шулай ук сайтка кереп карарга мөмкин. Шулай ук гаризаны «Халык контроле» сайтында, «Цифрлы телевидение» категориясендә калдырырга мөмкин.