Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2025, 17:49

Казан Мэриясенең яңа хезмәткәрләре коррупциягә каршы төп стандартлар турында белделәр

Муниципаль хезмәттә тыюлар һәм чикләүләр турындагы семинар яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен узды

Кадрлар сәясәте идарәсенең лекция залында Казан Мэриясенең яңа кабул ителгән хезмәткәрләре белән чираттагы адаптация очрашуы узды. Семинарда Казан Башкарма комитетының һәм Казан шәһәр Думасы аппаратының 50дән артык яңа хезмәткәре катнашты. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова мөрәҗәгать итте. Ирина Андреевна яңа хезмәткәрләргә уңышлар теләде һәм яңа хезмәткәрләр алдына куелган барлык бурычларны уңышлы тормышка ашырачагына ышаныч белдерде.

Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Екатерина Сабитова очрашуда катнашучыларга Казан Мэриясендә яңа кешеләр өчен адаптация чаралары һәм муниципаль хезмәтнең төп кыйммәтләре турында сөйләде.

Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында, шулай ук муниципаль хезмәттә нинди тыюлар һәм чикләүләр булу турында мәгълүматны ничек бирергә, дип уртаклашты контроль идарәсе һәм коррупциягә каршы эш башлыгы урынбасары Борис Андреев. Шулай ук спикер тыңлаучыларга муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килү һәм аны бетерү ысуллары турында сөйләде.

Спикер чыгышлары тәмамлангач, тыңлаучылар бик күп сораулар бирделәр, аларга тәфсилле җаваплар бирелде.

Барлык яңалыклар